Авыл эшле дә, ашлы да итә
«Хезмәт» десантының чираттагы геройлары – «Активист» хуҗалыгының яшь белгечләре һәм хезмәткәрләре.
Әлеге хуҗалык үз эченә биш авылны ала һәм алар арасында татар, удмурт, мари, керәшен авыллары бар. Бу яктагы яшьләрнең фикерләве гомумән дә икенче төрле. Хуҗалыкта эшләп оттык кына без дип сөенүләре, авылларының киләчәген яхшырту өчен проблемаларны күтәрүләре дә язмабызда урын алачак.
Хуҗалык идарәсенә килеп кергәч шикләнебрәк бирелгән соравыбыз биредәге коллективны җанландырып та җибәрде кебек. Яшьләр каламы авылда дигән сорау иде ул. Баксаң, калу гына түгел, яшьләр төзегән йортлардан урамнар да барлыкка килә икән биредә.
– «Активист»та эшче яшьләребез күп, гаиләләре белән хуҗалыгыбызда эшләүчеләр дә аз түгел. Абыйлы-энеле хезмәт куючылар да, гомерләре буе колхозда эшләгән әти-әниләренең эшләрен дәвам итүчеләр дә бар. Яшьләр эшли дә, гөрләтеп яши дә беләләр бездә, – дип сөйләделәр хуҗалык идарәсендә.
Юлия һәм Рудольф Изергиннар, Людмила һәм Иван Изергиннар, Татьяна һәм Андрей Колесниковлар, Елена һәм Ренат Волковлар, Снежана һәм Владимир Зубаревлар, Рамил Иванов, Эльвира һәм Родион Волковлар, Анастасия һәм Александр Семеновлар, Елена һәм Алексей Васильевлар, Олеся һәм Константин Васильевлар, Олеся һәм Валерий Шамов, Рамил Вәлиев авыл җирендә төпләнеп калган яшьләр. Авылда яшәүнең нинди уңай яклары аларны җәлеп иткән, аралашкан вакытта күбрәк шуңа тукталдык.
Баш зоотехник булып эшләүче Александр Семенов белән сөйләшүебез аеруча да кызык-лы килеп чыкты. Хуҗалыкта ничәнче елдан эшлисез, баштан ук зоотехник булыпмы, дим, ә ул 2011 елдан «ГАЗ-53» машинасын йөртүче булып, ди. Шофер һәм зоотехник... кискен борылыш булган түгелме бу, дим аптырап. Күпмедер сүзсез торганнан соң әңгәмәдәшем, белемем буенча агроном әле мин, дип әйтеп куйды. Әйе, шулай да була ала. Агроном белгечлеге алган егет хуҗалыктагы хезмәт юлын шофер буларак башлап җибәрә, аннан инде баш зоотехник урынына билгелиләр аны. Бу өлкәдә белеме булмаганга аптырап калмый егет, бүгенге көндә Ижау шәһәрендә белем ала. Тормыш иптәше Анастасия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, Кургем авылында әти-әниләре янәшәсендә яшиләр. Күп итеп маллар асрыйлар. Шуны да искәртеп китәсе килә, әлеге гаилә Казанда бер ел яшәп карый, ләкин туган җир үзенә тартканлык белән кире кайтырга кирәк дигән карар кылалар һәм үкенмиләр.
Хезмәтне саклау буенча белгеч Владимир Зубарев укып бетерүгә «Активист» хуҗалыгына эшкә кайтып урнаша. Тормыш иптәше Снежана белән авылда яшәү рәхәтрәк дигән уртак фикергә килеп, махсус программа белән Доргада йорт җиткезеп чыкканнар. Бүгенге көндә әлеге өйләрен балаларының шат тавышлары яңгыратып тора. – Авыл җирендә яшәү кайсы гына яктан алып карасаң да рәхәт, тик менә күңелне борчыган бер мәсьәлә бар. Доргада балалар бакчасы бар, ә мәктәп юк, шунысы бик аянычлы. Балаларыбыз күрше авылларга йөреп белем алалар, – ди Владимир.
«МТЗ-82» тракторында эшләүче, фермага азык кертүче Рамил Иванов Дорга егете, әлегә гаиләле түгел, туган авылында йорт салырга планлаштыра. – СПТУда белем алганнан соң хуҗалыкта тракторчы булып эшли башладым. Фермада ел әйләнәсе эш бар, шунысы сөендерә, – ди механизатор егет. Әле гаиләле дә булмагач шәһәргә китәргә теләк юкмы соң, дип кызыксынам Рамилдән. Шәһәргә киткәннәр авылга кире кайта башладылар бит инде, кызыкмыйм ла, дип җавап бирде ул. Механизатор ел әйләнәсе эш булуына сөенсә дә, техниканың иске булуын искәртеп, яңа тракторда эшлисе килүен әйтеп узды. Әлеге теләге дә юктан гына тумагандыр, Андрей Колесников яңа трактор сорады җитәкчебездән, менә быел кайтачак инде, дигәннәр иде хуҗалык идарәсендә. Бик тырыш, уңган егет ул Андрей. Нинди генә эшне дә намус белән, тырышып башкара, дип мактап үттеләр үзен. Андрейдан соң бәлки Рамилнең дә тракторы яңартылыр әле.
Иван Изергин Улисьял егете. Хезмәт юлын тракторчы буларак башлап җибәрә ул, бүгенге көндә дә зур техникада – «К-742»дә хезмәт куя. – Язын мин басуда, җир тырмалауда инде гадәттә, җәй көне силос-сенаж базларын таптыйм. Көзен янәдән басуга чыгып китәм. Кыш көне төрле ремонт эшләре башкарам, тракторым белән юллар ачам, – дип ел әйләнәсе башкарган эшләрен кыскача сөйләп үтте Иван. Тормыш иптәше белән Улисьялда яшь гаиләләр өчен булган махсус программа нигезендә ике катлы йорт салып чыкканнар. Өч балалары бар. – Туган җиремә кайтмаган, хуҗалыгыбызда эшләмәгән булсам, йортлы да була алмас идек, – дип сөенечен белдерде гаилә башлыгы. Иванның абыйсы Рудольф та туган авылында төпләнеп калган. Улисьялдагы яшьләр урамыннан торган урамда аның йорты иң беренче булса, энесенеке иң ахыргысы. Рудольф белән эш аралыгында сөйләшеп алдык. – Без гаиләдә ике кыз һәм ике малай үстек, барыбыз да авылда яшибез. Гаиләдән, әти-әнидән килгән тәрбиядер инде ул, русчалатып әйтсәк, «где родился, там и пригодился», диләр бит. Авылда төпләнеп калуыма бер дә үкенмим. Биредә без эшле дә, ашлы да. Хуҗалыкта эшләмәсәк программага кереп, йортлар сала алмаган булыр идек. Биредә хезмәт кешесенә хөрмәт бар. Хезмәт хакларын вакытында түләп баралар, салам, печән, ашлыгы да җитәрлек бирелә. Премиальный ашлык та алабыз әле. Зарланырлык бер җирлек тә юк, – диде алдынгы механизатор. Шулай да аның күңелен тырнап торган бер проблема ачылды – ул туган авылы Улисьялдагы юлларның начар булуы.
Рудольф 2009 елдан хуҗалыкта хезмәт куя. Башта ул «КСК-100» азык җыю комбайнында эшләсә, бүгенге көндә инде яңа «Полесье» белән идарә итә. Дөрес, эше сезонлы булганлыктан, азык җыю тәмамланганнан соң башка төр эшләргә дә алына, язгы чәчүгә агрегатлар әзерләү, аларны ремонтлауга да өлеше керә.
Менә шундый эштән курыкмый торган, хезмәт белән ялны бергә бәйләп алып бара белә торган яшьләр яши биредә. «Активист» яшьләре турында язмабыз моның белән генә төгәлләнми әле. Чөнки биредә чыннан да туган ягында төпләнеп калучылар аз түгел. Алдагы язмаларыбызда без алар белән таныштыруны дәвам итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев