Авыл халкына тагын нинди ярдәм кирәк?
Киләсе ел башыннан авылда яшәүчеләрнең пенсиясе ике мең сумга кадәр артып киләчәк. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
Беренчедән, сала халкының пенсиясе дә башка пенсионерларныкы кебек 7 процентка индексацияләнә һәм янчыкларына айга уртача бер мең сум акча өстәлә. Икенчедән, авылда яшәүчеләрнең иминият пенсиясенә 25 процент өстәп түләү каралган, бу – уртача 1300–1400 сум дигән сүз. Аның өчен кешенең лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләве һәм хәзер дә авылда яшәве кирәк. Әгәр кеше озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп тә, лаеклы ялга чыккач, шәһәргә күченеп киткән икән, аңа өстәмә акча бирелми. Россия Пенсия фонды һәм Хезмәт министрлыгы белгечләре исәпләвенчә, өстәмә акчага 950 меңгә якын кеше өметләнә ала. Моның өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә барып йөрергә кирәкми. Эш стажы һәм түләү буенча ризасызлык туган очракта гына белгечләрдән ачыкларга мөмкин.
Авыл халкына тагын нинди ярдәм кирәк?
Гөлчирә Сафина, пенсионер:
– Авыл халкы җитештергән продукциянең үзкыйммәте бик түбән булуына борчылам. Менә соңгы елларда гаилә фермалары төзеделәр. Бик күп акча түгеп, фермасын да кордылар, күп итеп терлек тә сатып алдылар. Ә сөтне 12–15 сумнан тапшыралар. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларда сыер калмады диярлек. Ничә еллар дәвамында чыгым керемнән артып китә икән, ник асрасын ул аны? Авыл халкына Хөкүмәттән ярдәм юк дип әйтү дөрес булмас, төрле программалар каралган. Бүгенге авыл без үскән авыл түгел инде, өйләргә суы-газы кергән, яңа клублар, медпунктлар салына. Тик бала саны җитмәсә, мәктәпләр ябыла. Шуннан соң, авылда карт-карчыклар гына кала, яшьләр шәһәргә китә. Аларны гаепләмим, үзебез дә читтә яшибез. Сагынсак та, бушап калган, йозаклы йортларга эчебез пошса да, ярдәм итәсе иде дип сөйләнсәк тә, бер дә кайтып торасы килми.
Миңлекамал Гасыймова, Мамадыш районы, Түбән Яке авылының мәдәният йорты директоры:
– Авыл белән шәһәр гомер-гомергә аерылып торды. Безнең дә шәһәрнекеләрдән ким бер җиребез юк. Каланы сала кешесе ашатты, ашата, ашатачак. Безнең авылда гомер буе сыер савып, бозау карап, 8 меңгә дә тулмаган пенсия алучылар бар. Бу бит көлке! Аякларына резин итек киеп, күтәреп ташыган кешеләр алар. Күбесе инде йөри алмаслык хәлгә килде. Шуларны кайгыртыр идем. Тагын бер эчемне пошыра торган нәрсә – авылда тузган торак программасы булмау. Ялгызы гына торган кешеләрнең йорт-җире җимерек торса тора, ярдәм юк. Күпбалалы гаиләләрне дә шәһәрдә хөрмәтләп торсалар, авылда аларга игътибар җитми. Тигезлек булсын иде.
Сиринә Яруллина, сатучы:
– Язмыш шәһәргә китерде. Ирем белән аерылышкач, ике баламны тотып чыгып киттем. Тулай торактан бүлмә алып, шунда яшибез. Мин авыл кешесенең тормышы авыр димәс идем. Тырышсаң, бер дигән итеп яшәп була. Шәһәрдәге тормыш авыр ул. Бөтен нәрсәне сатып аласы, түләүләр күп килә. Авыл кешесе ялкауланды хәзер. Сыерын да бетерде. Мал карыйсылары килми. Кайберләре тавык та асрамый бит. Сатып кына алабыз, диләр. Димәк, акчасыз түгел алар. Миңа калса, кешене авылныкына, шәһәрнекенә бүләсе түгел. Калада да очын-очка ялгап яшәүчеләр бик күп.
Равил Халиев, Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы:
– Бүген авыл кешесенең бөтен нәрсәсе дә җитешле, дип уйлыйм. Безнең районда бик тырыш халык яши. Бакчасында яшелчә үстерәләр, мал-туар асрап, ит-сөт сату белән шөгыльләнәләр. Авыл халкына ничек булышырга дигәндә, аларның сәламәтлеген кайгыртырга, авырып китсәләр, яннарына тиз генә килеп җитәргә кирәк. Аның өчен фельдшер-акушерлык пунктлары күбрәк төзелсен иде. Бу эш соңгы елларда алып барыла башлады, тик бөтен авыл да медпунктлы булып бетмәде әле. Яңа төзелгәннәренә фельдшерга эшләү мөмкинлеге бирүче җиһазлар да кайтарыла. Шулай ук авыл юлларын төзекләндерәсе бар. Әйбәт юллар сала халкы өчен үзе ярдәм булачак.
Альбина Әхмәтшина,Ютазы районының Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы:
– Кирәк әйбер күп инде ул. Барыбызның да заманча яшисе килә. Авылда урта мәктәп бар, әмма анда укучылар саны аз. Мәктәп ябылса, авыл бетә. Бүген, ни хикмәттер, укучылар, тизрәк мәктәпне тәмамлап, шәһәр җиренә китәргә ашыга. Кайда үстең, шунда яшә, дигән ватанпәрвәрлек хисе юк. Хастаханә бар, белгечләр дә җитә. Әмма, “ашыгыч ярдәм” машинасын бездән алдылар. Хәзер аны 25 чакрым ераклыктан чакыртырга туры килә. Әбиләр өчен бер проблема инде бу. Өлкәннәрнең башка проблемасы бар. Салым түләү буенча шәхси кабинетларын ачкач, аларга түләү кәгазьләре килми башлады. Алар бит интернетны белми. Шуңа күрә түләмичә кала күрмәсеннәр дип, салым инспекциясенә исемлек алырга барам. Мәдәният йортыбыз бар. Анда бәйрәмнәр даталарга бәйләп кенә үткәрелә. Халыкны башка чараларга җәлеп итү юлларын да уйлыйсы бар. Үзара салым акчасына юлларга таш түшәлде. Авылда мөмкинлекләр бар, яшәргә кеше генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев