Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү ясар чак җитә!

График нигезендә аларны сафка бастырудан тыш, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы һәм иң мөһиме - кеше гомеренә, аның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен кайбер кичектергесез таләпләрне дә үтәргә кирәк.

Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында техника төзекләндерү үткән көздән үк башланган иде. График нигезендә аларны сафка бастырудан тыш, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы һәм иң мөһиме - кеше гомеренә, аның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен кайбер кичектергесез таләпләрне дә үтәргә кирәк. Гомумән, бүгенге көндә язгы кыр эшләренә чыгачак техника белән бәйле проблемалар аз түгел, ләкин аларны вакытында хәл итү - төп бурыч.

Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән 10 апрельгә кадәр райондагы барлык төр авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатларын ремонтлап, әзерләп, тракторларга һәм прецептларга техник күзәтү үткәрелеп бетерелергә тиеш.

Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Карары нигезендә, 30 майга кадәр азык җыю, ә 10 июльгә кадәр ашлык җыю комбайннарына техник күзәтү үткәрелә.

Районда тракторга һәм прицептларга техник күзәтү 12 мартта “Яңа тормыш” хуҗалыгында башлана һәм 6 апрельдә “Уңыш” хуҗалыгында тәмамлана дип планлаштырыла.

Техосмотрга техника ремонтланып, ГОСТ таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә әзерләнеп, буялып, тех.обслуживание үтеп төзек килеш басарга тиеш. Һәрбер техникада аптечка, янгынсүндергеч җайланма, юл һәлакәте вакытында кулланыла торган махсус билге булырга тиеш. Шулай ук төп таләпләрнең берсе - механизаторларның тиешле категориясе булу һәм машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкмаган булу шарт.

Бүгенге көндә районда 2350 техника учетта тора. Шул исәпкә трактор, тагылма агрегатлар, комбайннар керә. 573 трактор, 393 прицеп, 156 комбайн исәпкә теркәлгән. Шәхси хуҗалыкларда (637 шәхси хуҗалык)1009 трактор, оешмаларда 182 техника исәпкә алынган. Саннардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы техникасы районда күп түгел, шуның өчен булган барлык техниканы яхшылап ремонтлап, техник күзәтү ясап, язгы кыр эшләре башланганчы әзерләп кую кирәк. Машина-трактор паркларына уңай караш булдырмый торып, игенчелектә дә, терлекчелектә дә зур уңышка ирешеп булмаячак.

Техникасына тиешле таләпләр буенча техник күзәтү үткән механизаторларның хезмәтләрен бәяләү йөзеннән кызыксындыру чаралары булдыру хакында да онытмаска кирәк. Бу төр эш алымы күпчелек хуҗалыкларда кулланылып килә һәм үзенең уңай нәтиҗәсен бирүе дә мәгълүм.

Техникаларны вакытында сафка бастырып, 2018 ел уңышын исән-имин, югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын иде.

"Гостехнадзор" оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техосмотр