Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан басуларында янгыннарны кисәтергә чакыра

Урылган кырларны, ягъни камылны һич тә яндырырга ярамый.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Татарстанда бөртекле культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны булдырмау аеруча җитди һәм куркыныч проблемаларның берсе, чөнки алар тиз янып китүчән масса. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Чәчүлекләрне саклау мәсьәләсе аерым контролендә. Автомобиль юлларына һәм тимер юлларга якын булган урыннарда киңлеге 4 метрдан да ким булмаган полоса ясап үләннәрне чаптырырга һәм җирне сукаларга кирәк. Урылган кырларны, ягъни камылны һич тә яндырырга ярамый.

Урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә кулланылырга тиеш. Комбайннар һәм тракторларда ике янгынсүндергеч, штыклы ике көрәк, ике себерке; автомобильләрдә – янгынсүндергеч һәм штыклы көрәк) белән комплектланган булырга тиеш. Комбайннарның корпусларында җиргә тиярлек металл чылбыр булырга тиеш.

Аграр ындыр табаклары, трактор станнары, ягулык-майлау материаллары саклана торган урыннар, склад урыннары, контора биналары – төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре нигезендә янгын сүндерү өчен җитәрлек күләмдә су белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

Янгын сүндерү гидрантлары, янгын очракларына билгеләнгән сулыклар ремонтланган булырга, алар тиешле дәрәҗәдә су белән тутырылган булырга тиеш. Сабанлы трактор янгын зонасын сукалау өчен даими әзер торырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре янгыннарны булдырмас һәм өлгергән уңышны зур күләмдә югалтмас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә тиеш. Янып киткән очракта, коткару хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк, телефоннар: 01, 101 яисә 112.

Фото: Расих Фасхутдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте