Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы тармагында көнүзәк мәсьәләләр – сөткә бәя төшү дәвам итә, ашлама туплау начар бара

Район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә үтә торган чираттагы киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре тәнкыйтьләнде.

Төп сәбәпләрнең берсе – ашламаны аз туплау, сөт җитештерүдә артка чигенү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә генә бирелә торган аз процентлы кредитны алудан баш тарту һәм чәчү өчен бары тик сыйфатлы кукуруз орлыгы кайтарту мәсьәләләре.

Сөт илендә хәлләр мөшкел...

Авыл хуҗалыгы тармагында һаман да сөткә бәя төшү туктамый, инде алай гына түгел авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерүдә узган айлар белән чагыштырганда шактый зур артка чигенеш күзәтелә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин беренче сүз итеп, сөткә бәя төшү һәм шул ук вакытта хуҗалыкларда көндәлек сөт җитештерү кимү кебек җитди мәсьәләгә тукталды. “Сөт бәясе төшү әле дә дәвам итә. Ләкин җитештерелә торган сөтнең күләме кимү көндәлек хуҗалык кассасына керә торган керемгә бик нык тәэсир итә”, дип белдерде.

Мәсәлән, “Алга” хуҗалыгында сөт җитештерү 1 тоннага кадәр, “Сорнай”да исә 550 кг. чамасы кимегән.
22 март көнне сөт бәясе тагын кимеде, монысында - 50 тиенгә үк. Балтачта авыл хуҗалыгы оешмалары сөтне бер атна элек 17 сум 30 тиенгә тапшыра алган булсалар, хәзер 16 сум 80 тиенгә тапшырырга мәҗбүр булдылар. Ә менә шәхси хуҗалыкларда хәлләр тагын да мөшкел - сөтнең бәясе бары тик 16 сумны тәшкил итә.

Ашламасыз гына булмаячак?!

Ашлама туплауга килгәндә, район башлыгы Рамил Нотфуллин: “Билгеле булганча, безнең район җирлегендә ашламасыз гына уңышка ирешү мөмкин түгел. Моны һәр җитәкче дә яхшы белә. Шулай булуга да карамастан, Районда хуҗалыкларда тупланган ашлама күләме узган ел белән чагыштырганда бик күпкә калыша. Югыйсә, ел башында ук хуҗалык җитәкчеләре алдына ашлама туплау буенча узган елгы күрсәткечләргә ирешергә, ягъни бер гектар чәчүлек җиренә 80 кг. тәэсир итү көче белән ашлама тупларга дигән бурыч куелган иде.

Минераль ашлама сатып алу тулысынча хуҗалыклар җилкәсенә генә төшми, аның күпчелеге дәүләт ярдәме. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхүт Гарипов: “Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә ел да язгы кыр эшләренә әзерлек чорында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша субсидияләр кайта. Шул субсидияләрне дөрес итеп урынлы куллануны тәэмин итәргә кирәк”, дип белдерде. Һәм шулай ук хуҗалыкларга дәүләттән кечкенә процентлы, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге дә бар.
Узган елның бу чорына һәр хуҗалыкта бер гектар чәчүлек җиренә тәэсир көче белән исәпләгәндә 72 килограмм ашлама тупланган булган. Ә быел исә ниндидер сәбәпләр аркасында, сүлпәнлек сизелә. Чөнки бүгенге көндә районда көзге чәчүгә кулланылган ашламаны да кертеп исәпләгәндә, уртача бер гектарга 40 килограммны да тәшкил итми.

20 хуҗалык арасында хәтта 20 килограмм белән генә чикләнүчеләр дә бар: мәсәлән, хәзерге көндә ашлама күләме иң аз булган хуҗалыклар арасында Тукай исемендәге хуҗалыкта бер гектар чәчүлек җиренә нибары 11,4 килограмм гына тәшкил итә. “Активист”, “Уңыш” һәм “Арбор” хуҗалыклары да “кара исемлектә” – 20,5 килограмм чамасы, шулай ук “Борнак”, “Сорнай”, “Якты юл”, “Сосна” җәмгыятьләрендә дә тиешле күләмнең яртысы гына тупланган килеш.

Ә алдынгылар сафында Тимирязев исемендәге (64,1 кг), “Татарстан” (58,5кг.), “Смәел” (56,2кг) хуҗалыклары.
Аммиак суы, ашламаның катнаш төрләрен кайтартуны вакытында төгәлләргә, чәчү чоры башланганчы һәр хуҗалыкта да тиешле күләмдә ашлама тупланган булу шарт! Вакыт аз калып бара, һәр хуҗалыкта көн саен хәрәкәт булырга тиеш!”, дип басым ясады район башлыгы Р.Нотфуллин.

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә