Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы техникасын төнге юлда йөртү тыела!

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

«Дәүләт хезмәт инспекциясе белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгы җитештерүендә имгәнүләрнең узган ел белән чагыштырганда кимүе күзәтелә, әмма бу тынычланырга сәбәп түгел. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге бәһасез, ә имгәнгән очракта, ул һәрвакытта да торгызылмый", - дип, мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы АПКсында хезмәтне саклау, хезмәт дисциплинасы һәм юл хәрәкәте иминлеге торышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, халык хуҗалыгының бер тармагы буларак - авыл хуҗалыгы үзенең үзенчәлекле һәм күпкырлы булуы аркасында хезмәткәрләре шактый дәрәҗәдә төрле хәтәр очракларга дучар була торган тармакларның берсе, дип билгеләп үтте. Техника һәм җайланмалар, терлекләр белән эшләү, тузан, агу химикатлары һәм ашламалар, начар микроклимат, нормага салынмаган эш көне һәм башка факторлар хезмәтне саклау таләпләренә аерым игътибар таләп итә.

Хезмәтне саклау нормаларын үтәү шактый матди чыгымнар таләп итә. Хезмәтне саклау шартларын яхшырту чараларын финанслау Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 226 статьясы нигезендә эш бирүче вазыйфасына керә. Эш бирүчеләр тарафыннан хезмәтне саклау чараларын гамәлгә ашыру өчен продукция җитештерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә чыгымнарның кимендә 0,2% ы бүлеп бирелергә тиеш.

Тәлгать Таһирҗанов шулай ук зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасы бары тик көн яктысында һәм түбәндәге шартлар үтәлгәндә генә йөртелергә тиешлегенә игътибар юнәлтте:

-транспорт чарасының киңлеге 3,5 метрдан алып 4 метрга кадәр булган очракта, транспорт чарасы алдыннан сары төстәге маяк куелган автомобиль юл күрсәтеп барырга тиешлеген күздә тотарга кирәк;

-транспорт чарасының киңлеге 4 метрдан 5 метрга кадәр булган очракта, каршы як юлдагы транспорт чаралары йөртүчеләрне юлда зур күләмле транспорт чарасының баруы турында кисәтү өчен сары маяклар куелган ике автомобиль озатып баруын күздә тотарга кирәк(җайга салу гамәлләрен башкару кирәк булган очракта);

-әгәр транспорт чарасының киңлеге 3,5-4 метрдан алып 4 метрга кадәр булган очракта, транспорт чарасы алдында хәрәкәт итәргә тиешле сары төстәге Маяк белән җиһазландырылган автомобильне озатуны күздә тотарга кирәк;

-транспорт чарасының киңлеге 5 метрдан артык булган очракта, андый транспортны хәрәкәтләндерү зур күләмле йөк ташуга махсус рөхсәт алганда, шулай ук сары төстәге маяк белән ЮХИДИ автомобильләре озатып барганда гына мөмкин.

Бер рәттә 3тән күбрәк техниканы узып китү, шулай ук федераль трассаларга чыгу тыела.

Төнлә хәрәкәт итү катгый тыела!

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы продукциясен ташу һәм авыл хуҗалыгы техникасын йөртү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 15 апрелендәге №272 карары белән билгеләнгән Автомобиль транспортында йөк ташу кагыйдәләре таләпләре нигезендә гамәлгә ашырыла.

төньяктан каршы һәм юлда баручы транспорт чараларын йөртүчеләрнең зур габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте турында (кирәк булганда көйләү эшләрен башкарырга);

Административ хокук бозулар турындагы кодекста авыр йөк йөяп җибәрүчеләр өчен дә, йөк ташучылар өчен дә авыр йөкләрне ташу һәм зур күләмле техниканы йөртү тәртибен бозган өчен дә җаваплылык билгеләнгән. Штраф күләме юридик затларга 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Шофер йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Чара ахырында министр хезмәтне саклау мәсьәләләренең гадәттән тыш мөһим булуына басым ясады һәм җитәкчеләрдән җитештерүдә бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча максатчан эш алып баруларын сорады.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев