Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хужалыгында яӊгыры да бик кирәк

Соӊгы көндә яуган яӊгыр күпләрне борчуга салса да, тәҗрибәле игенчеләр яӊгырларныӊ бик кирәк икәнен яхшы аӊлый.

Амбарга кайткан икмәкне дә урнаштыру зарури, чәчү орлыгын әзерләүне дә артка калдырып булмый. Тиздән көзге чәчү башлана, терлек азыгы өчен калдырган културалар, шул исәптән кукуруз да дымнан башка үсми бит.

      Ә урып-җыга килгәндә, игеннәр район буенча 14216 гектар мәйданда инде җыеп алынган, димәк, комбайнчыларыбыз яртысына якынлашалар. 56 952 тонна амбарларга кайтарылган ашлык та күӊелне сөендерә.  Сатарга да (бәясе һәм алучысы булса) була,  терлекчелектә фураж белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр булмас. Хәзергә иӊ күп тулаем җыелган ашлык «Дуслык»та – 4196 тонна, «Сорнай»да ул – 4010, «Кызыл юл»да – 3918, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта – 3875, «Татарстан»да – 3856 тоннаны тәшкил итә.  Һәр гектардан иӊ зур уӊыш «Кызыл юл»да һәм  Тимирязев исемендәге хуҗалыкта, аларда ул 47 центнердан артык чыгып бара. Районныӊ яӊадан 6 хуҗалыгында бөтеклеләрнеӊ уӊышы һәр гектардан 40 центнердан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы