Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

АВЫЛ КЫШЫН ЙОКЛЫЙМЫ?

Фермага сменага эшкә баручыларны исәпкә алмаганда, иртәнге дүрттә әле авыл өйләрендә тәрәзәләрдә ут күренми, кичен дә гадәттәгедән иртәрәк ятабыз...

Бу сорауны укуга күпләр: “Җәй буе эшләгәннең әҗерен күрәбез, рәхәтләнеп йоклыйбыз. Ни дисәң дә, ул чор белән чагыштырганда, эшләр күпкә азрак, җиңелрәк”, – дияр. Дөресе шулай, фермага сменага эшкә баручыларны исәпкә алмаганда, иртәнге дүрттә әле авыл өйләрендә тәрәзәләрдә ут күренми, кичен дә гадәттәгедән иртәрәк ятабыз... Каланыкылар белән чагыштырганда авыл халкының күп булып тоелган кышкы йокысы да ташка үлчим генә булып калачак анысы. Кар көрәргә көрәге дә булмаган, шул сәбәпле, машинамны кар күмеп китте, йөреп булмый дип зарланучы каланыкылардан аермалы буларак, авыл кешесе кыш салкын, бозлы-карлы булырга тиеш дип кабул итә, карын да көри, бозын да вата, салкынына да сабыр итә... Әле шәһәрнекеләрдән аермалы буларак, эштән кайтып, якты, җылы фатирларга кереп утыру белән генә аның өчен кыш “тәмамланмый”, абзар тулы терлеге, кош-корты өчен үзеннән дә бигрәк хафалана авыл агае.

“Кыш буе киләсе ел өчен эшлибез”, – ди хуҗалык җитәкчеләре дә. Бер карасаң, авыл хуҗалыгы сезонлы тармак кебек. Яздан көзгә кадәр эшлисең дә, кыш буе ял итәсең. Юк шул, терлекчелектә генә түгел, игенчелектә дә ел әйләнәсе хезмәт куймасаң, уңышка ирешәм димә. Көзге эшләр бетүгә үк инде авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау башлана, яңа елга кадәр төгәлләүчеләр дә бар, ашлама туплыйлар, агу-химикатларга, яңа төр сортларга, техникаларга, тагылма машиналарга һәм башкасына заказлар-заявкалар бирәләр, иркенрәк чорда басуларның картотекасын яңарталар, кайсы басуга нәрсә чәчәргә планлаштыралар, кемнәрдер тирес чыгара, кемнәрдер көзен басуларда калган эскертләрне ферма яннарына, кардаларга тарттыра... Теләгән кешеләргә бу чорда чираттагы яллар бирелә, ел саен йөзләгән кешене шифаханәләргә җибәрәләр... Болар барысы да иртә яздан караңгы көзгә кадәр эшләр яхшы барсын өчен эшләнә һәм бу уңайдан быелгы кыш та искәрмә түгел.

Авыл җирлекләренә дә бу чорда федераль трассага кермәгән авыл урамнарын, тыкрыкларны чистарту мәсьәләсе шактый җитди проблема булып тора. Күп урыннарда бу эшләр хуҗалык техникалары көче белән башкарылса, кар бик күп өя торган  тыкрыкларны чистарту өчен куәтле техникалар кирәк була. Андыйларын юллар идарәсенә, акча түләп, чистарттыралар.

Ә юллар идарәсе җитәкчесе ни ди? - Бу хакта газетаның 2нче номерлы санының беренче битендә үк язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы