Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл туризмының 70 гиды агротуризмны үстерү һәм алга этәрү механизмнарын өйрәнде

«Идел» яшьләр үзәгендә авыл туризмының беренче мәктәбе тәмамланды.

Өч көн дәвамында эшкуарлар, шул исәптән КФХ башлыклары, туризм һәм сервис өлкәсе хезмәткәрләре, event-менеджерлар, кунакчыллык өлкәсендәге проектлар авторлары, шулай ук үз районының туристлык тармагын үстерергә теләгән 31 муниципаль районыннан башка вәкилләр укулар узды.

"Катнашучылар тәкъдим иткән авыл туризмы юнәлешләре спектры шаккатыра. Алар - үзләрендә районда экскурсияләр үткәрә торган гидлар да, атлар клубы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, үз авыл җирлекләрен үстерү белән кызыксынучылар да. Аларның барысын да күреп, планнарын тыңлап, якты киләчәккә ышанасы килә", - дип билгеләп үтте Саба районыннан әлеге мәктәптә катнашучы Тамчыгөл Вәлиева.

Мәктәп программасы авыл җирлегенә булган ихтыяҗларны һәм туристларның җәлеп итүчәнлеген ачыклауга юнәлтелгән чаралар – тематик лекцияләр, рольле уеннар, авылларда проектларның нәтиҗәлелеген анализлау, төркем аудиты һәм болар барысы да республика муниципаль берәмлекләрендә кертү өчен районнарның үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.

Мәктәп кысаларында шулай ук яшьләр эшләре министры белән очрашу узды, катнашучылар үз проектларын тәкъдир иттеләр һәм яшьләр арасында авыл туризмын үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

"Очрашуда авыл яшьләрен дә, безнең министрлыкны да борчыган күп кенә конкрет мәсьәләләр яңгырады. Менделеевск районының «Бидон» проекты аеруча истә калды. Яшьләр бөтен бер берләшмәне формалаштырдылар һәм табигатьтә ял итү өчен урын оештырдылар. Туристлар агымын авыл җирлегенә җәлеп итү проекты ел әйләнәсендә гамәлгә ашырыла», -  дип билгеләде Тимур Сөләйманов.

Проект җитәкчесе Альберт Смирнов сүзләренә караганда, кунаклар өчен төрле тематикалы фотозоннар оештырылган,  умарталык, мастер-класслар үткәрү өчен зона бар, җәяү һәм велосипедта йөрүләр оештырырга, балык тотарга һ.б. лар. Уңайлы өйләр белән беррәттән, туристлар палаткаларында да урнашырга мөмкин. Ә кышын барлык теләүчеләр крестьян (фермер) хуҗалыгы буенча экскурсия программасында катнаша, мастер-класска бара һәм соңыннан үлән чәе белән ләззәтләнә ала.

Шулай ук «Авыл туризмы гидларының серләре  чиксез" онлайн-курсының презентациясе узды. Анда Хорватия, Германия һәм авыл туризмы уңышлы үсеш алган башка илләрдән экспертлар катнашты.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл туризмы