Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы – икътисадны әйдәүче тармак

Ел әйләнә ялсыз эшләп, басу-кырларда ашлык үстергән игенчеләр, өстәлләребезне ит-сөт белән тәэмин иткән терлекчеләр, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәркем 9 октябрь көнне һөнәри бәйрәмен – Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп уза.

Шушындый матур бәйрәм уңаеннан, без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Рафаилович Нәбиуллин белән район авыл хуҗалыгы тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, әле алга куелган максат-бурычларны барлап уздык.

– Фирдәүс Рафаилович, терлекчелекнең сөт тармагы районыбыз икътисадының төп нигезенең берсе булып тора. Быел сөт җитештерү юнәлешендә куелган максатлар үтәлдеме, нинди кыенлык-лар белән очрашырга туры килә?

– Терлекчелек тармагына куелган бурыч үтәлдеме дигәндә, без ел саен хуҗалык җитәкчеләренә үсеш өчен, шуның кадәр күләмдә сөт, ит җитештерергә, бозау алырга дигән төгәл процентлар куябыз. Бүгенге көндә ул һәрбер хуҗалыкка бертигез күләмдә куела – 10 процент. Тулаем караганда ел ахырына куелган 10 процентны район буенча үтәрбез дип ышанып калам. Сөт җитештерүгә килгәндә бүгенге көндә «Татарстан» – 105, Тимирязев исемендәге – 105, «Сосна» – 109, «Якты юл» – 101, «Смәел» – 103, «Бөрбаш» – 106, «Кама» – 108, «Игенче» – 111, «Алга» – 100, «Уңыш» 105 процент белән йөкләмәләрен арттырып үтәделәр. Ләкин болары гына арттырып үтәде дә, калганнары эшләми дигән сүз түгел бу. Бәлки бу хуҗалыклар узган ел белән быелга караганда планнары күбрәк үтәлгәндер, шуңа да стабильлелек дигән күрсәткеч тә бу урында мөһим. Бүгенге көндә сөт җитештерү планы әйбәт үтәлеп бара, ә менә ит җитештерү чигенкерәк. Әлеге юнәлештә тиешенчә нәтиҗәле эшлисебез бар. Әгәрдә 8 айныкын исәпләсәк, мөгезле эре терлек ите 4587 тонна җитештерелгән. Куелган планнан чыгып караганда, безнең үтәлеш 94 процентны гына тәшкил итә. Терлекчелектә алга куелган планны үтәүдәге төп максатыбыз аз чыгым белән күбрәк итеп җитештерү тора. Ләкин чыгымнар гына кимеми, чөнки узган елгы һава шартларына бәйле рәвештә килгән авыр елдан соң безнең хуҗалыклар сигез ай кыйммәтле терлек азыгы ашатты, бары тик көзге чорда гына быел әзерләнгәне ашатыла башлады, шуңа күрә терлек азыгының үзкыйммәте дә хәйран югары чыга.

Без заман таләпләренә туры килерлек фермалар төзеп анда эшләүче сыер савучы кызларның эшләрен җиңеләйтмибез икән, замана арбасыннан төшеп калабыз. Бүгенге көндә бер кеше 50 сыер тәрбияләп без әллә нинди зур дәрәҗәләргә ирешә алмабыз. Ни өчен дигәндә, бүгенге көн таләбе булган 1000-1100 башка исәпләнгән комплекслар төземичә зур үсеш булмаячак. Без сату базарында бары тик арзанлы сөт җитештергәндә генә үзебезнең икътисадны алып бара алачакбыз. Дөрес, бөтен нәрсәне заманчага әйләндереп тә бетереп булмас, шуңа күрә дөрес технологияне кулланганда, тиешле азык базасы булганда, генетика белән тиешенчә шөгыльләнгәндә зур сөт саварга була. Безнең күрсәткечләребез республика буенча да беренче өчлектә.

– Мул сөт җитештерүнең төп алшарты булып сыйфатлы терлек азыгы әзерләү тора. Быелгы ел терлек азыгы әзерләү һәм аның сыйфатын яхшырту юнәлешендә үзгәреш елы булдымы?

– Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә узган ел һава шартлары быелгысы шикелле мәрхәмәтле булмады, яңгырлар азрак явып, безнең җыеп алынган азык культуралары да аз булу сәбәпле, без үзебезгә кирәкле күләмне җыеп ала алмадык. Быел сенаж 242 мең тонна, силос 189 мең тонна җыелды, печән 18377 тонна әзерләнде. Әзме инде бу, күпме дигәндә, без күмәк хуҗалыкларда булган терлеккә ел ярымлык азык әзерләргә тиешбез. Һава шартларының ел саен бертөсле булмавы сәбәпле ел ярымлык запас әзерләп, без алдагы көнне шулай кайгыртып куябыз. Быел бу күләмне әзерли алдык, шуңа кышкы сезонны рәхәтләнеп чыга алабыз. Ләкин кирәк кадәр тупланган терлек азыгының сыйфатын да онытырга ярамый. Сенажны да, силосны да барлык таләпләргә туры китереп салырга тырышабыз. Бүгенге көндә сенажны базга салганда протеины күп булган масса салырга өйрәнергә һәм салганнан соң да сакланышын дөрес тәэмин итә белү кирәк. Шул ук вакытта күмәк хуҗалыкларда заманча сенаж, силос траншеяларын салу эшен дәвам итү зарур. Чөнки без күп азыкны «курган» итеп салабыз һәм черү сәбәпле 30-40 процентын кире чыгарып атабыз.

– Алдагы елларда күмәк хуҗалыкларда заманча җиһазландырылган зур фермалар төзелеше башланды. Быел да бу эш дәвам итәме? Һәм кайсы хуҗалыклар бу өлкәдә өлгерлек күрсәтә?

– «Смәел» хуҗалыгы бу өлкәдә беренче «карлыгач» булды. Ике хуҗалык – «Татарстан» белән «Кызыл юл» мегаферма, «Сосна» хуҗалыгы шундый комплексның беренче чиратын төзеп файдалануга тапшырды, «Игенче» хуҗалыгында робот эшли торган заманча торак сафка басты. «Бөрбаш» хуҗалыгы Алан авылында һәм «Маяк» хуҗалыгы Ор авылында 600әр савым сыерга исәпләнгән фермалар төзиләр. Шул ук вакытта «Сосна» һәм «Дуслык» җәмгыятьләрендә дә сыер фермалары төзелә. «Активист» һәм «Кама» хуҗалыкларында савым заллы фермалар төзелеше бара.

– Заманча техника белән тәэмин ителеш районда ничек?

– Бүгенге көндә районда 100 гектар сөрү җиренә исәпләгәндә 228 ат көчендә техника тупланылган, бу республиканың уртачасы белән чагыштырып караганда артык, анда бу сан 190 ат көче. Бу техникаларны без республикада эшли торган программалар нигезендә алырга тырышабыз. Быел район буенча 250 миллионнан артык суммага техника алынган. Алар арасында 9 данә трактор (өчесе зур егәрлектәге техника – З.Ф.), бөртек суга торган ике комбайн, терлек азыгы әзерләүче ике комбайн, шуның берсе – «Ягуар», чәчү комплексы, җир эшкәртә торган агрегатлар, машина, печән чапкычлар, дробилка һәм башкалар алынган.

– Игенчеләрнең зур тырышлыгы, табигать шартларының ярдәме белән мул уңыш җыеп ала алдык...

– Әйе, чыннан да быелгы урактан без мул уңыш җыеп алуга ирештек. 29190 гектар мәйдан җирдән 124133 тонна ашлык җыеп алынган, бу уртача 42,5 центнер уңыш дигән сүз. Яңадан кукурузны орлыкка суктырып алып, 514 тонна тирәсе өстәмә уңыш ала алырбыз дип планлаштырабыз, аннан соң уртача уңыш 47,2 центнер булыр дип өметләнәбез. Икенче икмәк дигән бәрәңге культурасы районыбызда ике хуҗалыкта үстерелә – «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә. Быел 3000 тоннадан артык уңыш җыеп алынды, уртача уңышы 295 центнерны тәшкил итте. Бәрәңге ул бик көч сорый торган культура, аңа техникасы да кирәк, чыгым да күп сорала. Август аенда яңгыр яумау бәрәңгенең үсешен тоткарлады да куйды. Шуңа күрә без барыбыз да табигать шартларына бәйле, авыл хуҗалыгы бигрәк тә, әгәр дә вакытында җиле исеп, вакытында яңгыр яумаса, кояш чыкмаса без мондый зур уңышларга үзебез күпме генә тырышсак та, ирешә алмаган булыр идек. Быел район башлыгының карары нигезендә район бюджетыннан 526 мең сумнан артык күләмдә кызыксындыру чаралары эшләнде. Сөткә – 80, кукуруз белән терлек азыгына – 140, игенчеләргә 306 мең сумлык өстәмә түләүләр түләнде.

– Крестьян-фермер хуҗалыкларының эше белән дә таныштырып китегезче.

– Крестьян-фермер хуҗалыклары бүгенге көндә үз тырышлыклары белән эшләп баралар, чөнки анда үзеңә җитештерергә дә, сатарга да, мал табибы булырга да һәм башкасын да башкарырга кирәк. Крестьян-фермер хуҗалыклары безнең районда артык зур колач алган тармак түгел. Күмәк хуҗалыклар нык эшләгәнлек белән алар икенче планда калып киләләр. Сөтчелек белән шөгыльләнү юнәлешендә Субаштан Раушан Хәбриев әйбәт кенә эшләп килә. Фермалар салырга планлаштыра, сыерлар алып кайта. Атчылык белән шөгыльләнгән фермерлар да, җиләк үстерүчеләр дә, авыл хуҗалыгы продукция-сен җитештереп сата торган кооперативлар да бар.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан авыл хезмәтчәннәренә теләкләрегез...

– Игенчелек тармагымы ул, терлекчелекме кайсын гына алып карасак та горурланырлык нәтиҗәләребез бар. Алар, әлбәттә, шофер-механизаторлар, терлекчеләр, белгечләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Авыл хуҗалыгы ул кырыс шартларда эшләнә торган производство. Анда гел бертөсле генә булып тормый, кышы да, язы да, җәе дә, көзе дә бар. Һәм шушы тармакта эшләүчеләр  елына 365 көн дә хезмәттә. Бүгенге көндә игенчелек булмаса терлекчелек булмый, терлекчелек булмаса игенчелек булмас иде. Безне табигать тә сыный, безне базар шартлары да сыный. Хезмәтчәннәрне бер генә көн белән мактап бетереп булмый, бер генә көн белән шушының кадәр уңышка да ирешеп булмый.  Мин идарә җитәкчесе буларак шушында эшләгән барлык кешеләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Шушы һөнәрне сайлап, анда тырышып хезмәт куйганнары өчен. Элеккедән килгән күмәк хуҗалыкларны таркатмыйча, кешене эш белән тәэмин итеп кала алганнары өчен район җитәкчелегенә дә зур рәхмәт әйтәсем килә. Икенчедән минем рәхмәт әйтәсем килә журналистларга, хезмәт кешеләрен мактаганыгыз, аларның эшләгәнен күргәнегез, алар турында язганыгыз өчен.

– Әңгәмәгез өчен һәм безнең хезмәтебезгә зур бәя биргәнегез өчен ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагында тырышып хезмәт куючы һәркемнең эше киләчәктә дә зур уңышларга илтсен иде. Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне юкка гына бергә билгеләнеп үтелми, беренчесе җитештерсә, икенчесе шуны сату юнәлешендә эш алып бара. Шушы ике тармак та бер-берсе белән ныклы бәйләнешне тагын да ныгытсыннар иде. Күпме кеше хезмәте кереп җитештерелгән сөтләрнең бәяләре күтәрелеп, шул югарылык стабиль сакланып килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы