Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы – икътисадны әйдәүче тармак, халыкның яшәеше, киләчәккә ышанычы

Ел әйләнәсендә, көндәлек кырда, фермада эшләүче механизаторларыбыз, терлекчеләребез илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыр хезмәт белән шөгыльләнә.

Илебездә октябрь аеның икенче якшәмбесе – Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ел әйләнәсендә, иртә таңнан караңгыга кадәр кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, районыбыз хезмәтчәннәре яңадан-яңа уңышларга ирешәләр, бәйрәмгә дә матур нәтиҗәләр белән киләләр. Һөнәри бәйрәм уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Рафаилович Нәбиуллин белән район авыл хуҗалыгы тармагы буенча фикерләр алышып, куелган максат-бурычларны барлап уздык.

– Фирдәүс Рафаилович, иң элек узып баручы ел авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен нинди ел булды, аны уңышлы, дип санап буламы, әңгәмәне шушы сораудан башлыйк әле...

– Авыл хуҗалыгында эшләүчене һәр ел үзенчә сыный. Бер-берсенә ошап килгән еллар юк диярлек. Быел яз башында аз гына яуган, соңрак җәй уртасында бераз төшкәләгән яңгырдан соң игенчеләребез биш ай буе яңгырны дүрт күз белән көтте, дип әйтергә була. Әле дә ул яңгырны көтәбез. Дымның булмавы шөбһәгә салды, күңелләр төште. Шулай да районыбыз кырларында игенчеләребезнең маңгай тире тамган ашлык амбарларга кайта башлагач, борчылулар таралды. Игенчеләребез алга куелган бурычларны намус белән үтәп чыктылар, дип әйтергә бүген тулы нигез бар. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 34,4 центнер уңыш алынды. Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Уңыш», «Бөрбаш», «Кама» хуҗалыкларында һәр гектардан тагын да югарырак, 46-38 центнер уңыш алынды. Игенчеләребез инде хәзер, икенче ел яз-җәй ничек килер икән, быел туфрактан югалган дым туп-ланырмы, яртысы гына чәчелсә дә, көзге культуралардан өмет булырмы, дип борчылалар.

Икенче борчуыбыз – авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә тотрыклы бәя булмавы. Алдагы ел белән чагыштырганда, җәй айларында сөтнең һәр килограммын 10 сумга якын ким саттык бит. Шөкер, сату бәяләре акрынлык белән булса да арта башлады.
Өченчесе – сөтнең азлап арткан акчасының да бәрәкәте юкка чыкты, ни өчен дигәндә, иң кирәк вакытта ягулыкка бәя кисәк артты, бу да хуҗалыкларыбызның икътисадына хәйран кире йогынты ясады.

Ничек кенә булса да, зарланмыйбыз, эшләмичә булмый, бу очракта чыгымнарны киметү, яңадан һәр тармакта чутлап, исәпләп, җитештерүне арттыру сорала.

– Ай саен җитәкчеләр, белгечләр белән уздырыла торган киңәшмәдә төп тема –терлекчелекнең сөт тармагы үсеше. Бу өлкә авыл хуҗалыгы икътисадының төп нигезенең берсе булып тора. Бу юнәлештә куелган максатлар үтәлдеме, нинди кыенлыклар бар?

– Терлекчелек тармагына куелган бурыч үтәлдеме дигәндә, без ел саен хуҗалык җитәкчеләренә үсеш өчен, шуның кадәр күләмдә сөт, ит җитештерергә, бозау алырга дигән төгәл процентлар куябыз. Бүгенге көндә ул һәрбер хуҗалыкка бертигез күләмдә куела – 10 процент. Ел тәмамлаганда максат итеп куелган 10 процентны район буенча үтәрбез дип ышанып калам. 1 октябрьгә район буенча 93250 тонна сөт җитештерелде, шуның 88685 тоннасы сатылды. «Татарстан» – 10283, «Кызыл юл» – 8933, «Дуслык» – 6160, Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 6150 тонна сөт җитештерелде. Бу тонналар артында сыер савучыларның, терлекчеләрнең, механизаторларның, белгечләрнең тынгысыз, тырыш хезмәте.

Сөт җитештерү өлкәсендә бәяләрнең кимүе турында әйтеп киттек инде. Керем азайды, дип урыннарда чыгымнарны киметер өчен терлек азыгына өстәмәләр алуны чикләү, кыска вакыт кына эффект бирә торган алымнарны куллануның тискәре яклары чагыла башлады. Сөт җитештерү бер биеклеккә менде дә, тукталып калдык. Димәк, нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнбез, кайдадыр ялгышканбыз. Менә боларны ачыклап, эшебезгә үзгәрешләр кертү – безнең бурычыбыз.
 

Моннан 30-40 ел элек терлекчелектә булган эш шартларын бүгенге белән чагыштырып карасак, аерма күк белән җир арасы. Сыер савучының сәнәк тотып, ат арбасына силос-сенаж төяп, абзарга алып кереп, аны терлекләр алдына салып чыгуны, сөт саву аппаратларын күтәреп йөрүне күз алдына китерү дә кыен. Тормыш яңадан-яңа таләпләр куя, заманча фермалар төзеп анда эшләүче сыер савучы кызларның эшләрен тагын да җиңеләйтмибез икән, эшче көчләрне туплау гаять авыр булачак. Бүгенге көн таләбе булган 1000-1100 башка исәпләнгән комплекслар төземичә җитештерүдә дә зур үсеш булмаячак. Сату базарында бары тик арзанлы сөт җитештерүче генә отачак. Дөрес, бу юнәлештә районда эш бара. «Смәел», «Татарстан», «Кызыл юл», «Сосна», «Дуслык» хуҗалыклары бу өлкәдә алданрак «аяк киенделәр», «Игенче» хуҗалыгында роботлы заманча торак уңышлы эшли, аның икенче чираты төзелеп килә. «Арбор», «Бөрбаш», «Активист» һәм «Кама» хуҗалыкларында заманча комплекслар файдалануга тапшырылды, «Сосна» җәмгыяте мегафермасының икенче чиратында эшләр тәмамланды. Проектларда каралган бу эшләрнең суммасы район буенча 1 миллиард сумга якын. Дөрес, алдагы елларда терлек биналарының барысын да заманчага әйләндереп тә бетереп булмас, шуңа күрә, дөрес технологияне кулланганда, тиешле азык базасы булганда, генетика белән тиешенчә шөгыльләнгәндә зур сөт саварга безнең мөмкинлекләребез бар.

– Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү мул сөт җитештерүнең төп алшарты булып тора...

– Әйе, нәкъ шулай. Бу мәсьәлә буенча еш сөйләшәбез, фикер алышабыз, мул сөт җитештерүче читләрне дә өйрәнәбез. Иң элек безнең үзебезгә бу өлкәгә карашны үзгәртергә кирәк. Ни өчен дигәндә, азыкка дигән үләнне иң файдалы матдәләр тупланган чорында чабарга, сенаж салырга куркабыз, янәсе, массасы аз була, азыкның күләме җитәрлек булмаячак. Аннан соң, кышлату чорында сөтебез ник ким дигәндә, шушы соңга калып әзерләнгән, саламга әйләнгән терлек азыгының сыйфаты начар, файдалы матдәләре юк дәрәҗәсендә, дип акланабыз. Бу ялгышларны кабатламаска иде. Быелгы һава шартларында 176161 мең тонна сенаж, 156038 мең тонна силос әзерләнде, 18974 тонна печән җыелды. Район буенча бер шартлы терлеккә 27,8 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Шөкер, узган елгы калган запасларыбыз да бар иде, шуларны исәпләсәк, район буенча бер шартлы терлеккә 40,4 центнер азык берәмлеге бар. Алда әйткәнемчә, тупланган терлек азыгының сыйфатын да онытырга ярамый. Сенажны да, силосны да барлык таләпләргә туры китереп салырга тырышабыз, аның сакланышын да тәэмин итү сорала. Күмәк хуҗалыкларда заманча сенаж, силос траншеяларын салу эшен дәвам итү зарур.

– Игенчелектә технологиянең үнәлешен тәэмин итү, бөртеклеләрне һәм техник культураларны вакытында җыеп алу, сыйфатлы терлек азыгы әзерләү заманча техника белән тәэмин ителеш белән турыдан-туры бәйле. Бу өлкәдә эш ничегрәк тора?

– Хуҗалыклар техникаларны, асылда, республикада эшли торган программалар нигезендә алырга тырышалар. Бу очракта республиканың «30х70» һәм «Росагролизинг» оешмасы аша льготалы программаларны күз алдында тотам. Быел район буенча 610 миллион сумнан артык техника алынды. Алар арасында 12 данә трактор (икесе зур егәрлектәге техника – В.З.), бөртек суга торган алты комбайн, терлек азыгы әзерләүче биш комбайн, 8 чәчкеч, өч чәчү комплексы бар. Шулай ук җир эшкәртә торган агрегатлар, машина, печән чапкычлар һәм терлекчелек биналарына җиһазлар алынды.

– Киңәшмәләрдә, авыл хуҗалыгында вак мәсьәлә юк, дип еш кабатлыйсыз...

– Әйе, бу фикер еш әйтелә, төптән уйлап караганда, бу әйтемнең дөреслегенә һәрвакыт дәлилләр бар. Алай гына түгел, моңарчы авыл хуҗалыгы үзенчә аерым тармак, аңа ниндидер үзгәрешләр керү авырдан бара, дип уйлый идек. Алай түгел икән шул. Мәсәлән, тышкы вәзгыятькә бәйле чит илләрдән техника сатып алу, запас частьлар кайтарту тукталды, дияргә була. Булса да, бәяләр күпкә артык. Бу исә икътисадка турыдан-туры тискәре йогынты ясый. Мегафермаларның күбесендә 3 тапкыр саву кертелгән, бу бик әйбәт. Эш шартлары яхшы, дип әйтәбез. Шул ук вакытта бу фермаларда төнлә хатын-кызларыбыз эшли. Алар урынына ир-атларны эшләтү мәсьәләсен дә хәл итүне уйларга вакыт. Төнлә хезмәт куйган хатын-кыз иртән торып ирен эшкә, балаларын бакчага, мәктәпкә әзерләргә тиеш. Әле шәхси хуҗалыкта мал-туар, каз-чебеш алар өстендә. Бу хатын-кызларыбыз балаларына, авылда калыгыз, монда рәхәт, дип әйтер диеп уйламыйм. Шушы ук авылда яшьләрне калдыру мәсьәләсе дә бик четерекле. Фермаларыбызда эшләргә кайтарткан чит ил гражданнары белән әллә кая барып булмаячак, мин моны вакытлы хәл, дип саныйм. Үзебезнең балаларыбызны укытып кына калмый, аларны авылда кала торган итеп тәрбияләү сорала. Дөрес, яшьләрне заманча техникага утырту, югары хезмәт хакы түләү, аерым торак белән тәэмин итү бик әһәмиятле. Әмма, ник авылда калмыйсыз, дигәндә, алар, авылда, район үзәгендә яшьләргә ял итәр, күңел ачу өчен мөмкинлекләр чикле, төнге клублар, кинотеатрлар, кафе-барлар, боулинг үзәкләре юк, дип җавап бирәләр. Бу әйберләр белән генә тормыш бармый бит дигәнгә, аларның җавабы әзер – безгә картайгач бу әйберләр кирәк түгел, безнең хәзер күңел ачасы килә. Менә бу очракта ял итү сферасын көйләмичә, аны булдырмыйча, яшьләрне кызыксындыру авыр булачак. Дөрес, хуҗалыклар стипендияләр түләп, үзләренә алмаш әзерлиләр үзе. Бу очракта Норма авылында яңартылган агросәнәгать көллияте белән эшне дә тамырдан үзгәртергә кирәк.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында, бигрәк тә терлекчелектә, зур, өстәмә акчалар түкмичә, элементар сакчыллык кагыйдәләрен үтәп кенә дә табыш алуны сизелерлек арттырырга була. Бу турыда даими әйтеп торабыз, шуңа кабатламыйм.

– Районда крестьян-фермер хуҗалыклары да бар бит әле...

– Крестьян-фермер хуҗалыклары бүгенге көндә үз тырышлыклары белән эшләп баралар, чөнки анда үзеңә җитештерергә дә, сатучы да, маркетолог һәм мал табибы да булырга һәм башкасын да башкарырга кирәк. Крестьян-фермер хуҗалыклары безнең районда артык зур колач алган тармак түгел. Күмәк хуҗалыклар нык эшләгәнлек белән алар хәзергә икенче планда калып киләләр. Атчылык белән шөгыльләнгән фермерлар да, җиләк үстерүчеләр дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештереп сата торган кооперативлар да бар, анда эшләүчеләрнең хезмәтләре шулай ук мактауга лаек. Бу очракта шәхси хуҗалыкта, һәр авылда, һәр йортта хезмәт куючы тырыш райондашларыбызны да искә алырга кирәк. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт, бал-май, йомырка, дистәләгән төрле яшелчәсе, барысы да табыннарыбызга зур өстәмә. Аларга бу игелекле эшләрендә күмәк хуҗалыклар ашлыгын, печәнен биреп ярдәм итәләр. Дәүләт тә үз ягыннан кызыксындыру чаралары күрә. Димәк, район белән бәйрәм итәргә лаек-лы көн бу.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан авыл хезмәт-чәннәренә теләкләрегез…

– Авыл хуҗалыгының кайсы тармагын алып карасак та горурланырлык нәтиҗәләребез бар. Алар, әлбәттә, шофер-механизаторлар, терлекчеләр, белгечләрнең, җитәкчеләребезнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Кышкы салкында, челлә эсседә, кар-яңгыр астында шушы тармакта эшләүчеләр елына 365 көн һәркөн хезмәттә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе буларак, безнең тармакта тырышып, булсынга эшләгән барлык хезмәтчәннәргә зур рәхмәтемне җит-керәм. Безнең район өчен авыл хуҗалыгы – мәшгульлекнең һәм керем чыганагының төп өлкәсе генә түгел, ул яшәү рәвеше, аннан башка үсеш була алмаган, авырлык белән, әмма тормышны яхшыртуга ышаныч белән бара торган ышанычлы нигез. Элеккедән шушы нигезне булдырган, таркатмаган ветеран райондашларыбызга да олы рәхмәт хисләрен юллыйм, аларга хәерле озын гомер телим.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт... Борчыган мәсьәләләргә чишелеш табылсын, Сезгә һәм барлык хезмәтчәннәргә сәламәтлек, бәхет телибез, ил-көннәребез тыныч булсын!

Әңгәмәдәш – Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы