Авыл хуҗалыгы – илебезнең нигезе, киләчәге, халыкның бүгенге яшәешен билгеләүче тармак
Октябрь аеның икенче якшәмбесе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Иртә таңнан караңгыга кадәр кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучыларыбыз булганда, табында ризык тулып торыр
Бу бәйрәм авыл халкына, тормышын авыл белән бәйләгәннәргә, җирлегебездә яшәүчеләргә аеруча якын. Ел әйләнәсендә, кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Рафаилович Нәбиуллин белән район авыл хуҗалыгы тармагы буенча фикерләр алышып, куелган максат-бурычларны барлап уздык.
– Фирдәүс Рафаилович, ел да бирелә торган сорау – узып баручы ел авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен уңышлы ел булдымы, әңгәмәне шуннан башлыйк әле...
– Авыл хуҗалыгында эшләүчене һәр ел үзенчә сыный. Бер-берсенә ошап килгән еллар юк диярлек. Быел яз иртә килә, дип чәчүләрне башладык та, һава торышына бәйле рәвештә ул хәйран сузылды. Явым-төшемнәрнең дә бик исәпле булуы да игенчеләребезне шөбһәгә салды. Шулай да игенчелектә технологияләрне куллануны җайга салу, тиешенчә туфракны эшкәртү, ашламаларны куллану үзенең җимешен бирде, ашлыкның гомуми күләме канәгатьләнерлек булды. Игенчеләребез куелган бурычларны намус белән үтәп чыктылар, дип әйтергә бүген тулы нигез бар. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 32 центнер уңыш алынды. «Кызыл юл», «Смәел», «Татарстан», «Активист», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда һәр гектардан уңыш тагын да югарырак алынды. Игенчеләребез инде хәзер, алдагы елның язы-җәе ничек килер икән, дип борчылалар. Моңа шиккә нигез бар, чөнки ике ел рәттән туфракта дым туплана алмады, шул сәбәпле икенче ел инде көзге культураларны планнаштырган мәйданнарның яртысын гына чәчәргә мәҗбүр булдык.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәркемне даими борчый торган мәсьәлә – безнең тармакта җитештерелгән продукциягә тот-рыклы бәя булмавы. Ягулыкка, ашламаларга, яңа техникага, запас частьларга бәя көнләп арта. Ярый әле алдагы ел белән чагыштырганда, сөтне сату бәяләре акрынлык белән булса да артты, шуңа шөкер итәбез.
Авыл халкы ничек кенә булса да зарланмый инде ул, безнең хезмәтчәннәребез дә тырышып, һәр нәрсәне исәпләп, чутлап, чыгымнарны киметү, яңалыклар кертү хисабына җитештерүне арттыралар.
– Терлекчелекнең сөт тармагы үсеше авыл хуҗалыгы икътисадының төп нигезенең берсе булып тора. Бу юнәлештә куелган максатлар үтәлдеме, нинди кыенлыклар бар?
– Терлекчелек тармагына куелган бурыч үтәлдеме дигәндә, без ел саен хуҗалык җитәкчеләренә үсеш өчен, шуның кадәр күләмдә сөт, ит җитештерергә, бозау алырга дигән төгәл процентлар куябыз. Бүгенге көндә ул һәр-бер хуҗалыкка бертигез күләмдә куела – 10 процент. Ел тәмамланганда максат итеп куелган 10 процентны район буенча үтәрбез дип ышанып калам. 1 октябрьгә район буенча 105208 тонна сөт җитештерелде. Агымдагы елда тарихта беренче тапкыр күмәк хуҗалыкларда сөт савым күләме тәүлеккә 400 тонна чиген узды. Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та үзенең котлавында «барлык балтачлыларның бердәм һәм максатчан хезмәтләре бәрабәренә ирешкән эчкерсез хөрмәткә лаеклы әлеге нәтиҗә республикабызның авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендә лидерлар сафларында баруын тагын бер кат раслады», дип билгеләп узды. Бу сыер савучыларның, терлекчеләрнең, механизаторларның, белгечләрнең тынгысыз, тырыш хезмәтенә зур бәя. «Татарстан» – 12939, «Кызыл юл – 9587, «Дуслык» – 6437, «Сосна» хуҗалыгында 6492 тонна сөт җитештерелде. Алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда сөт җитештерүдә зур үсеш күрсәткән хуҗалыкларыбызның хезмәте тагын да калку күренә. «Кама», «Татарстан», «Бөрбаш» һәм «Сосна» хуҗалыкларында бу тармакта үсеш 45-26 процент булды.
– Сыйфатлы терлек азыгы җитештерелә торган мул продукциянең алшарты булып тора. Бу юнәлеш буенча нинди фикерләр җиткерә аласыз...
– Сыйфатлы терлек азыгы дип әйтәбез икән, безгә люцерна культурасы белән ныклап шөгыльләнәсе бар. Без һаман да бу культурадан, беренче укос булсын иде, икенчесе ничек булыр, анысын белмибез әле, дип фикер йөртәбез, массасы күбрәк булсын, дип аның картаеп беткәнен көтәбез. Сыйфатлы сенаж салу вакытын, люцернадан икенче укос алу мөмкинлеген кулдан ычкындырабыз. Белгечләр раславынча, люцерна массаның тук-лыклылыгы, протеинга иң бай вакыты икенче укоста була.
Әйе, мул һәм сыйфатлы азыгың булмаса, тиешле күләмдә продукция җитештерү турында сөйләшеп тә торасы юк. Бу юнәлештә хуҗалыкларыбыз нәтиҗәле эшләргә өйрәнеп килә. Октябрь башына район буенча 20675 тонна печән, 209813 тонна сенаж, 241061 тонна силос әзерләнде, бу өлкәдә әле эш дәвам итә. Ашлыкның тулаем җыены 82180 тонна булды, аның да күп өлешен терлек азыгы итеп куллануга тотабыз. Соңгы елларда кукуруз игүгә игътибар нык артты, аны силоска гына түгел, бөртеклеләргә дә алабыз. 6 октябрь көненә бөртеклеләр өчен 1441 гектар мәйданда калдырылган кукурузның 783 гектары суктырылды, 6528 тонна бөртек алынды, һәр гектардан уңыш уртача 83,4 центнер тәшкил итте. Терлек азыгын үстерү генә түгел, аны әзерләү технологиясен сак-лау бик мөһим. Бу инде заманча чәчү комплексларыннан башлап, тукландыру, тәрбияләү техникасы, көн таләпләренә җавап бирә торган терлек азыгы комбайннары белән тәэмин итүгә барып тоташа. Элеккеге техника белән ничек кенә эшләсәк тә, әллә кая барып булмый. Дөрес, бу өлкәдә бер урында гына таптанмыйбыз, бүгенге көндә күмәк хуҗалыкларда югары энергияле «Класс», «Нью Холланд», «К-744», «РСМ» маркалы 51 техника бар. Терлек азыгы әзерләүче комбайннары буенча да «Ягуар», «Джон Дир» кебек югары җитештерүчән техниканы авыр булса да, булдыру чарасын, юлларын табарга кирәк.
Югары табыш китерүче техник культураларның мәйданнарын арттыру буенча да эшне тизләтү сорала. Аларны шулай ук югары сыйфатлы терлек азыгын булдыруда файдалану отышлы икәнлеге фәнни яктан нигезләнгән. 511 гектар мәйданда җитен игелеп, 811 тонна тулаем уңыш җыелды, рапс культурасы 1177 гектар мәйданда игелде, аны суктыру дәвам итә. «Бөрбаш» күмәк хуҗалыгы 50 гектар мәйданда соя культурасы чәчкән иде, һәр гектардан 14,2 центнер уңыш алынды. Югары энергия чыганагы булган терлек азыгының нигезе буларак, бу культураның игү мәйданын арттыру зарури.
– Районда крестьян-фермер, шулай ук шәхси хуҗалыклар да бар бит әле...
– Крестьян-фермер, шәхси хуҗалыклар бүгенге көндә үз тырышлыклары белән эшләп баралар. Крестьян-фермер хуҗалыклары безнең районда артык зур колач алган тармак, дип әйтә алмыйбыз. Күмәк хуҗалыклар нык эшләгәнлек белән алар хәзергә икенче планда калып киләләр. Атчылык белән шөгыльләнгән фермерлар да, җиләк үстерүчеләр дә, авыл хуҗалыгы продукция-сен җитештереп сата торган кооперативлар да бар, анда эшләүчеләрнең хезмәтләре шулай ук мактауга лаек. Бу очракта шәхси хуҗалыкта, һәр авылда, һәр йортта хезмәт куючы тырыш райондашларыбызны да искә алырга кирәк. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт, бал-май, йомырка, дистәләгән төрле яшелчәсе, барысы да табыннарыбызга зур өстәмә. Аларга бу игелекле эшләрендә күмәк хуҗалыклар ашлыгын, печәнен биреп ярдәм итәләр. Дәүләт тә үз ягыннан кызыксындыру чаралары күрә. Димәк, район белән, бөтенебез бергә, бер табында бәйрәм итәргә лаеклы көн бу.
– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан авыл хезмәтчән-нәренә теләкләрегез…
– Авыл хуҗалыгының кайсы тармагын алып карасак та, горурланырлык нәтиҗәләребез бар. Алар, әлбәттә, шофер-механизаторлар, тер-лекчеләр, белгечләрнең, җитәкчеләребезнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Кышкы салкында, челлә эсседә, кар-яңгыр астында шушы тармакта эшләүчеләр елына 365 көн һәркөн хезмәттә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе буларак, безнең тармакта тырышып, булсынга эшләгән барлык хезмәтчәннәргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Районыбыз халкы өчен авыл хуҗалыгы – ул яшәү рәвеше, киләчәккә алга барыр өчен ныклы нигез. Дистә еллар элек шушы нигезне булдырган, шуннан соңгы болгавыр заманнарда да хуҗалыкларыбызны таркатмаган ветеран райондашларыбызга да олы рәхмәтемне җиткерәм, аларга хәерле озын, бәхетле гомер телим.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә һәм барлык хезмәтчәннәргә, райондашларга сәламәтлек, иминлек телибез, ил-көннәребез тыныч булсын!
Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев