Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылларда шәхси тракторларга техник күзәтү үткәрелә. Чираттагысы Соснада (+ бик күп фото)

Ике атна дәвамында авылларда физик затларның үзйөрешле транспортларына техник күзәтү үткәрелеп килә. Икенче атнада чират Сосна, Урта Көшкәт, Салавыч, Яңгул, Норма авыл җирлекләрендә һәм Көек авылында булачак

- Техник күзәтү уздыру 16 майдан старт алган иде, инде финиш сызыгына да озак калмады. Шуны искәртеп үтәсем килә, күп кенә техника хуҗалары техник тикшерү уздыруга зур җаваплылык белән карап, таләпләрнең үтәлешенә тиешле игътибар биргәннәр. Шул ук вакытта тракторларын бөтенләй әзерләмичә, әйдә ярарга гына килүчеләр дә юк түгел. Техник күзәтү узган транспорт белән генә юлда тыныч күңел белән йөреп булганын онытмасыннар иде, тракторның һәрьяктан төзек булуы хуҗаларның үзләре өчен мөһим. Чөнки төзек техника белән идарә итү - үзеңнең, якыннарыңның, юлдагыларның сәламәтлеген, иминлеген кайгырту дигән сүз бит ул. Транспорт хуҗалары шуны исләрендә тотып, елга бер тапкыр үз транспортларына техник күзәтү уздыруга җаваплы карасыннар иде, ди ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев