“Авылны саклап кала алдык” яки “Уңыш”ның уңышлары (+фото)
Без, гади кешеләр, еш кына: “Без эшлибез, җитәкче мактала”, – дияргә яратабыз. Янәсе, без тудырган байлык бу, гади халык тырышып эшләмәсә, җитәкче үзе генә бернигә дә ирешә алмый.
Без, гади кешеләр, еш кына: “Без эшлибез, җитәкче мактала”, – дияргә яратабыз. Янәсе, без тудырган байлык бу, гади халык тырышып эшләмәсә, җитәкче үзе генә бернигә дә ирешә алмый. Килешәм, бу сүзләрдә хаклык зур. Әмма шунысы да күз алдында: гади эшче-хезмәткәр никадәр генә тырышса да, бу кешеләр белән акыллы, булдыклы җитәкче идарә итми, эшне тиешенчә оештыра алмый икән, бу хезмәт җилгә оча, шулай ук нәтиҗәсез кала.
Мисаллар күз алдында гына. Күңелегез белән районның берничә оешмасына “кереп чыгу” да җитә. Бер җитәкчесе генә алышынып, бөтен байлыгы, коллективы нульгә әйләнгән урыннар да бар. “Уңыш” хуҗалыгы мисалында да җитәкчедән күп нәрсә торганлыгы шактый ачык аңлашыла.
Тукай хуҗалыгыннан аерылганнан соң биредә куелган, алышынган җитәкчеләрне санарга ике кул бармаклары кирәк. Аларның берсен дә гаепләргә теләмим, һәркайсы көче, сәләте җиткән кадәр тырышкандыр. Әмма бу еллар эчендә “Уңыш” лидерлар сафына күтәрелә алмады – монысы да факт. Бәлки нәкъ менә күпкә киткән “алыштыру”лар үз эшен эшләгәндер. Мондый очракларда кайберәүләр ансат кына “авылы шундый” дип акланырга ярата. Тулы бер авылга ниндидер ярлык тагу шулай ук килешә торган эш түгел. Һәр яңа җитәкчене ниндидер өмет белән каршы алган, кабул иткән көшкәтбашлылар тырышлык ягыннан башка бер генә авылдан да калышмый. Авылны саклап калырга, мөстәкыйль хуҗалык булып яшәргә тырышулары да һич начар түгел. Менә шушы ташкын көчне бер максатка туплый, кызыксындыра, ышандыра белү җитмәде шикелле.
Нәтиҗәдә банкротлык чиге, авылның язмышы чын мәгънәсендә җитәкче булып киләчәк кеше кулына күчү... Банкрот дип игълан итеп, яңа хуҗаларның калган бар мөлкәтне, техниканы, мал-туарны үзләштерүләре, төяп китүләре... ише хәлләр турында ишетеп, укып, карап торабыз. Бу яктан көшкәтбашлыларга чын мәгънәсендә бәхет елмая. Төрле фондларга, банкларга, хезмәт хакына 60 миллион сум (!) бурычы булган хуҗалык белән идарә итәргә Гомәр Хәсәнҗанов алына. Тумышы белән Буа районы егете, Казанда үзенең запас частьлар сату белән шөгыльләнә торган оешмасы бар. Хуҗалыкка чын мәгънәсендә инвестор булып килә ул. Барлы-юклы ике ел эчендә әлеге бурычларны шактый киметә, шул ук вакытта хезмәт хакы һәм төрле фондларга булган бурычлардан тәмам котыла алалар. Бүген дә бу яктан бер тиен әҗәтләре юк.
Әле бит элекке әҗәтләр генә түгел, бүгенге көндә яшим дисәң, көн дә акча кирәк, бер генә эшне дә чиратка куярга, кичектерергә ярамый торган авыл хуҗалыгында бигрәк тә. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлары, агу-химикатлары... – барысы да миллионнар сорый. Болардан тыш әле яңартасы, төзисе, үзгәртәсе дә бар... Шөкер, соңгы елларда бу юнәлештә дә планлы эш башланган. Ремонты да бара (узып киткән елда гына 10 миллион сумнан артык төзелеш-ремонт эшләре башкарылган), терлекләрнең баш саны арткан, игенчелектә, терлекчелектә үсешкә ирешкәннәр, мул һәм сыйфатлы итеп терлек азыгы хәзерли алганнар... Дөрес, әлегә күрсәткечләр рекордлыдан шактый ерак, шул ук вакытта ике ел эчендә мондый “сикереш” көтү дә реаль булмас иде. Тезләнгән хуҗалыкны торгызу өчен генә дә еллар кирәклеген аңлау кыен түгел.
–Районыбызда иң проблемалы, иң борчый торган хуҗалык идегез. Уңышсыз «Уңыш» дип шактый тәнкыйтьләндегез. Бүген бу җыелышта мин сезнең күрсәткечләр, сезнең уңышлар өчен ихлас сөенеп утырдым. Уңышлы «Уңыш»ка әйләнгәнсез. Дөрес, районның алдынгы хуҗалыкларына, әле уртача күрсәткечкә җитү өчен дә тырышырга кирәк. Әмма инде башлангычы бар, шушы системаны дәвам итсәгез, һичшиксез, үзегез куйган бурычларны үти алырсыз. Иң мөһиме, нәрсә эшләргә кирәклекне беләсез, – диде биредә чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин. Хуҗалык җитәкчесе, баш белгечләрнең анализлы чыгышларына да югары бәя бирде ул. Җыелышта авыл җирлеге башлыгы да чыгыш ясады, сорауларга җаваплар да бирделәр. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, юбилярлар хөрмәтенә концерт номерлары да булды.
Ә мин шунысына игътибар иттем. Үзенең кыска гына чыгышында Гомәр Мөбарәкҗан улы гади, әмма күпне аңлата торган бер җөмлә әйтте: “Авылны саклап кала алдык”, – диде ул. Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Гомәр әфәндегә дә, әлеге җыелыш азагында, башкалар белән беррәттән, “Уңыш” хуҗалыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Миңа калса, үз авыллары язмышы өчен борчылган барлык көшкәтбашлылардан иде бу рәхмәт сүзләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев