Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылыма кайтам, Кенәбашка

Арча районы белән чиктәш булган туган авылыма җырлар да багышланды, авылдашыбыз Мәдинә апа һәм аның тормыш иптәше Бакый Зыятдинов тарафыннан бик бай эчтәлекле китап та язылды һәм бүгенге язмам аша мин Кенәбашка сәяхәткә дәшәм.

Тарих төпкеленнән

Кенәбаш авылына унҗи-денче гасырның урталарында нигез салынган. Шул заманнардан авыл халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек булган. Шулай ук биредә умартачылык белән дә шөгыльләнгәннәр, чыпта да сукканнар. Кенәбашта колхоз 1930 еллар тирәсендә төзелгән һәм аңа «Марс» исеме бирелгән. Соңгы елларда инде ул Калинин, Рәхимов исемендәге хуҗалык та булып аталды һәм бүгенге исеме – «Игенче» күмәк хуҗалыгы. 1920 елда ачылган беренче баскыч совет мәктәбе мәдрәсә бинасында урнашкан булса, 1973 елда мәктәп өчен яңа бина төзелгән. 1988 елда «Умырзая» исемле балалар бакчасы ачылганнан соң, мәктәп-балалар бакчасы комплексы барлыкка килә. 2000 елда яңа мәһабәт бина төзелеп, мәдәният йорты эшли башлый, ул үз канаты астына китапханәне дә ала. 1964 елда авыл өйләре электр челтәренә тоташтырыла. 1995 елда район белән тоташтыручы юлга асфальт түшәлә. 1994-1995 елларда табигый газ челтәре сузылып, йортларга газ килә. 1994 елда авылда яңа мәчет салына.

Хезмәт сөяр авылдашлар

Балачак хатирәләренә уралып туган авылым – Кенәбашыма кайтып барыш. Элекке чорларда койма буеннан булган карлар бүген юк инде, кар яуган саен авыл халкына йөрергә уңайлы булсын дип урамнарны да киң итеп эттереп, чистартып куялар. Урамнар буенча сәяхәт иткәндә гел дә таныш өйләр каршы ала, бары тик «күлмәкләре» генә заманча. Авылыбызда яшьләр төпләнеп кала дип әйтү дөрес булырмы икән, егет-кызлар үсә бара, читтә төпләнә, авылына да минем сыман ялларда гына юл ала. Тик шулай да авылда яшәүчеләрнең күбесе хезмәт яшендәге кешеләр һәм аларның төп эш урыны – «Игенче» хуҗалыгы. Үз эшләрен булдыручылар да бар. Шундыйлардан иң беренче Ринат абый Ибәтуллинны әйтеп үтәсем килә. Әлеге гаилә элек-электән бик укымышлы һәм эшчән булды. Бүгенге көндә Ибәтуллиннар гаиләсе пилорама тота. Авылда кемгә нинди ярдәм кирәк булса, Ринат абый иң беренче ярдәм кулы суза. Авылыбыз балалары өчен ясаган балалар мәйданчыгы турында язып та чыккан идем, соңгы елларда эшләгән тагын бер хезмәте – һәйкәл төзелешенә үз өлешен кертү. Бөек Ватан сугышында безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән әби-бабаларыбызның исеме мәңгеләштерелгән һәйкәл бүгенге көндә мәчетебез каршында мәһабәт сын булып тора. Әйе, төрле өлкәдә уңган-булган егет-кызлары белән гел данлыклы булды авылыбыз. Бүген дә, шөкер, шундыйлар бар.

Авылыбызда агач материаллары белән шөгыльләнүче тагын бер егетебез бар – ул Рәниф Фәйзрахманов. Буыннан-буынга данлыклы кортчылар исемен йөртүче Гафуровлар гаиләсен дә атап узасым килә. Ә инде Галиәхмәтовлар гаиләсе шәхси кибет тотулары белән авыл халкында хөрмәтле. Кече авылларда кибетләр тоту файдага түгел дип япкан җирләр аз түгел хәзер, ә бездә ул яктан сөенерлек әле, шөкер.

Авыл халкының тагын бер кәсебе – ул күп итеп маллар асрау, биш һәм аннан да күбрәк сыер тотучы гаиләләр арасында Рамазан Хаҗиев, Камил Гафуров, Айдар Галиәхмәтовларны санап китеп була. Калган авылдашларым да малларны аз асрамый, авыл җирлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Кенәбашта 215 мөгезле эре терлек бар, шуның 100ләбе сыер. Сөтне җыеп дәүләткә тапшыручыбыз да үз авылыбыздан Гөлнара һәм Тәлгать Гыйльмуллиннар. Әлеге нәсел авылдашлар арасында гына түгел, районда да данлыклы. Каймә апа һәм Әнәс абый (мәрхүм инде) үстергән кыз һәм уллар төрле дәрәҗәле җирләрдә эшләп, Кенәбаш үсеше өчен дә үзләреннән өлеш керткән шәхесләр. 2018 елда бакыйлыкка күчкән Рамил Гыйльмуллинның зур тырышлыгы белән авыл мәчете төзекләндерелде һәм бүгенге көндә авылга килеп кергән һәркемне ул матур итеп каршы ала, биш вакыт авылны моңлы азан тавышына күмә.

Мәдәният учагы

Авыл халкының тормышы гел эш белән генә үрелеп баруы берәүгә дә сер түгел. Менә шул хезмәттән ял иттерүдә үзләреннән зур көч куючы мәдәният учагыбыз да матур гына эшләп килә. Клуб мөдире Зилә Зыятдинова белән китапханә җитәкчесе Энҗе Галиәхмәтова әледән-әле матур бәйрәмнәр, кызыклы кичәләр үткәреп торалар. Сабантуйлар алдыннан нәкъ элеккечә итеп матур итеп милли киемнәрдән урам буенча әрәпә җыю да бездә сакланды әле. Балаларның урам яңгыратып, «Абыстайлар, түтәйләр, бармы сездә күкәйләр, булса булсын ун күкәй, тавык салыр йөз күкәй», дип кычкырып йөрүләре кемнәрне генә битараф калдыра ала икән?! Зилә һәм Энҗе апаларның ике дистә елдан артык аңлашып, матур итеп эшләүләре нәтиҗәсендә авылыбызның күпме олысы һәм кечесендә мәдәнияткә мәхәббәт уянды, китап укучылар сафы артты. 

Ак халатлы фәрештәбез

Ерак авылларда яшәүче өлкәннәр өчен иң мөһиме – авылда яхшы фельдшер булу. Бу яктан кенәбашлыларның бәхете булды. Гөлсинә апа Габидуллина Яшел Үзән медицина училищесында укып, диплом алып кайткан көненнән бирле  авыл фельдшеры булып эшли. Гөлсинә апа, өлкәннәр әйткәнчә, чын авыл «духтыры» ул. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәмгә ашкынучы, үзенең йомшаклыгы, сабырлыгы белән сине тынычландыра белүче ак халатлы фәрештә ул.

Балалар – авыл киләчәге

Кенәбашта, гади гаиләдә туып үсүем, туган җиремне, туган телемне яратуым белән мин һәрчак горурланып яшим. Туган авылымда балалар бакчасына йөреп тәрбия, тиздән алтын юбилеен билгеләп үтүче мәктәптә белем алдым. Ул чакта Розалия апа Гыйльметдинова (мәрхүм инде) җитәкчелек итә иде анда, хәзер инде аның эшен Тәслимә Фәйзрахманова дәвам итә. Безгә белем биргән Илфир Лотфуллин, Азат Галиәхмәтов, Кадрия Фәткрахмановалардан да бер Азат абый гына иң озак эшләүче булып калды инде. Бүген дә мәктәп-бакча комплексы гөрләп эшли, балалар саны 90нчы еллар белән чагыштырырлык булмаса да, бар. Өчәр, дүртәр, бишәр бала үстерүче Зилә һәм Рәдиф Зыятдиновлар, Резеда һәм Раиф Һадиевлар, Энҗе һәм Олег Ильин, Айсылу һәм Кәрам Нуриевлар, Миләүшә һәм Рифат Сәләхетдиновларны  авылның киләчәген саклаучы гаиләләр дияр идем. Электән өчәр, дүртәр, бишәр бала алып кайтучы гаиләләребез аз булмады авылыбызда. Аларны санап кына да бетерерлек түгел, шулай да Гөлшат һәм Роберт Хафизовларны, Мәсхүдә һәм Равил Шәрәфетдиновларны әйтми кала алмыйм. Гөлнур һәм Гали Һидиятовларга аерым да тукталып үтәсем килә, әлеге гаилә сеңелләре бакыйлыкка күчкәннән соң, ятим калган ике кечкенә малайны үзләренең өч кызлары янәшәсенә тәрбиягә алып, һәрберсенә тигез ата-ана назы бүләк иттеләр.

Чишмә моңына уралып

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул, дигән Габдулла Тукай. Әлеге шигыре белән гүя безнең авылны тасвирлаган сыман ул. Тау башыннан горур карап утыручы авылымның янәшәсендә бер генә түгел, ә берничә чишмә урнашкан. Безнең якларда булучылар, Кенәбашның бик матур җирдә, урманнар куенында урнашканын белә. Кечкенә чагымнан әлеге урманнарда мәрхүм әтием Мансур белән бик күп булырга туры килде миңа. Урманчы булып эшләгән чорыннан бары ул гына кура җиләге иң күп пешә торган аланчыкны да, гөмбә иң күп була торган урынны да белә иде. Кенәбашым кура җиләгенә мул урманнары, җир җиләгенә бай тау битләре белән дә данлыклы төбәк. Кемнең генә безнең якка килеп, җиләк тапмый киткәне бар икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар тарих