Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Аз хезмәт куелмады”...

Кырда эшләүчеләргә җиңел түгел, эшнең бик күп чоры

Яңгырлы көннәрдә югалган темпны “Кызыл юл”лылар тиз кире кайтара. Шулай булмыйни: бердән, инде уракның 70 проценттан артыгы артта калган, икенчедән, уңыш та мул. Яңгырлар белән кабат-кабат бүленмәүләре дә әйбәт булды. Быелгыдай елда эшләве дә икенче шул.

Инде хуҗалыкта көзге культуралар җыелып беткән, вика, борчак уңышы шулай ук тулысынча амбарларга кайткан. Хуҗалык буенча уртача уңыш гектарыннан 46,7 центнер булса, көзге бодайдан уртача – 60,1, арыштан – 43, борчактан – 31,2 центнер уңыш алынган. Бүгенгә арпалары – 45,1, солы культурасы 34,8 центнер уңыш бирә. Арпа һәм солыны суктыру бу көннәрдә тәмамланачак. Язгы бодай һәм 400 гектарда рапс суктырасылары кала.Көзге чәчүгә җир әзерләү, чәчү эшләре дә оешкан төстә бара. 385 гектар көзге арыш чәчүне тәмамладык, көзге бодай чәчүгә керештек, диләр. Анысы  315 гектарда планлаштырыла.

Суктыруда алты комбайн эшләгән. Быел гына кайткан заманча “Тукано” комбайнында эшләүче Рәфыйк Галиев исеме райондашларга яхшы таныш. Үткән ел район башлыгы вымпелын откан иде, район комбайнчылары ярышында да ел да алдынгы урыннарны ала. “Үткән ел эшләгән комбайнымны ремонтлап кына бетергән идем, яңа комбайн кайтты да, миңа бирделәр. Миңа да күңелле булды, минем элекке комбайнга утырган ике Рәмзилгә – Тляков һәм Нургалиевларга да җайлы булды”, – дип шаярта ул. Билгеле, яңа “Тукано”ның мөмкинлекләре зур, өстәвенә, хуҗалык иң куәтлесен – республикада әлегә берничә генә булган маркадагысын алган. Тырыш игенче кулында ул инде могҗизалар тудырырга сәләтле. Рәфыйк әлегә хуҗалык буенча иң күп ашлык суктыручы. Дөрес, “Дон”дагылар, “Нива”дагылар да бик тырыша, алар хезмәтеннән дә җитәкчеләр бик канәгать. Фәнис Гарифуллин, Илдар Зыятдинов, Рәмзил Нургалиев, Газинур Бәхтияров, Владислав Анеевлар турында да фәкать мактап, күп тә, сыйфатлы да итеп эшләргә тырышалар дип әйттеләр.

Кырдан ашлык ташуда Раиф Нургалиев, Ранил Рамазанов, Ришат Гарипов, Илфат Нургалиев, Сергей Фомин, Габдрәфыйк Салихҗановлар өлгерлек күрсәтсә, Илнар Мәҗитов җитәкчелегендәге амбар коллективы кайткан ашлыкны чистартып, киптереп, урнаштырырга өлгереп бара икән.

Салам җыюда тулы бер звено эшләсә, җир эшкәртүдә куәтле Т-150 тракторындңа Илсур Галимуллин, К-744 тракторында Расим Нигъмәтҗановлар, чәчүдә Әмир Гарифуллин агрегаты тырышып хезмәт куя.

Инде хуҗалыкта эшләүчеләргә арыш бирелгән, бу атнада арпа бирәчәкбез, саламга да ведомостьлар әзер, көннәр ачылып беткәнне генә көттек, диләр. Эшләүчеләргә анысы сигезәр рулон исәбеннән биреләчәк. Шул ук вакытта пенсионерларны да онытмыйлар, аларга ел да ашлыктан да, саламнан да өлеш чыгаралар.

–Кырда эшләүчеләргә җиңел түгел, эшнең бик күп чоры. Барысы да тырышалар. Бер башлагач, тизрәк бетерик дип, вакытның кадерен белеп эшлиләр, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рәис Сафиуллин. – Әле алда әйтелгән эшләрдән тыш 600 гектарда кукурузны җыйнап аласы бар. Уңыш бик әйбәт, басудагылары да бүгенгә сөендерә, сокландыра торган. Әмма без бит кырдагысы түгел, амбардагы ашлык дияргә күнеккән. Һәрхәлдә, өметләнгән уңышны җыеп алырга язсын. Куелган хезмәт аз булмады, әҗере дә булсын иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кырда эшләүчеләр