Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азык цехы үзләрендә

Мул сөт, сәламәт бозау алуда төп фактор – яхшы азык. Ә “Дуслык” хуҗалыгыда бу исәптән бернинди проблема юк, чөнки аларның үзләренең азык цехлары бар.

Цех 2019 елда эшли башлаган. Биредә һәр нәрсә программа нигезендә эшләнә. Тәүлегенә 65-70 тонна туклык­лы моноазык әзерләнә. Анда бөтен минераль һәм витаминлы өстәмәләр дә җитәрлек. Цех белән элек агроном булып эшләгән Сергей Макаров җитәкчелек итә. Тракторда Александр Прокопьев эшли.

– Тиешле керем алу өчен билгеле, иң беренче ашатуга зур игътибар бирелә. Ул иң беренче чиратта баланслы, макро, микро элементларга бай булырга тиеш. Мул продукция, югары үсеш алу өчен азык граммына хәтле үлчәнеп, тиешле микъдарда бирелә. Азык терлекнең төренә карап билгеләнә, сөт ташлаган сыерларга аерым, таналарга аерым, бозауларга аерым. Тик шунысы бар, азык элеккечә ничек туры килә  –  бер малга күбрәк, бер малга азрак итеп бүленми, рацион белән ашатырга мөмкинлек бирә, –  дип таныштырды баш зоотехник.

Цех җитәкчесе Сергей Макаров Әфган сугышы ветераны да икән әле. Тормыш иптәше Ольга белән өч кыз үстерәләр. Ольга Урта Көшкәт фермасында бозаулар карый. Макаровлар хезмәттә дә, тормышта да үрнәк гаилә. Җәмгыять җитәкчелеге дә алар турында бары мактау сүләре генә әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев