Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәм белән, хезмәттәшләр!

Бүген ветеринария хезмәткәрләре көне

Бүген ветеринария хезмәткәрләре көне. Гадәттә, телдә мал табиблары көне дип йөртелә. Шул уңайдан кайбер авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләренең котлауларын урнаштырабыз.

Айнур Нотфуллин, «Татарстан» җәмгыяте рәисе:
— Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне ихлас күңелдән ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телим. Сез районыбыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынын алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез гаять авыр, әмма иң кирәкле, һәм иң җаваплы. Хуҗалыктагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы торучанлык сезнең һөнәри осталыгыгыз, тыршлыгыгыз бәрабәренә тәэмин ителә. Халык сезне яратып мал докторлары, санитарлар дип йөртә. Чыннан да шулай, авылда яшәп, хуҗалыгында мал асраган бер генә кеше дә ветеринария хезмәтеннән башка тора алмый. Терлекләрнең сәламәт булуы, сыйфатлы продукция җитештерелүе — боларның барысы да сезнең күзәтү астында. Өстәлләребезгә нинди ризык килүе нәкъ тә менә ветеринария белгечләренең тырышлыгына, үҗәтлегенә, һөнәри осталыгына бәйле. Алга таба да бик тә кирәкле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә нәтиҗәле эшләргә язсын. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә татулык, бөтенлек, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт, рух ныклыгы телим. 

Рәфкать Нәҗипов, «Борнак» җәмгыяте рәисе:
— Ветеринария хезмәткәрләре алар бик тә кирәкле һөнәр ияләре, үзем дә шул өлкәдә укыдым, шул юнәлештә эшләдем, җитәкчелеккә алынгач та мал табибына карата тирән хөрмәтемне җуймадым. Иң зур хезмәт хакына лаеклы белгечләр алар. Чөнки терлекчелекнең үсеше, тотрыклылыгы, икътисади яктан камиллеге нәкъ тә менә әлеге һөнәр иясенең җаваплылыгына, белемгә байлыгына һәм осталыгына бәйле. Кызганыч, остазларыбыз янәшәсендә әлеге һөнәрне кабул итеп алырлык белемле яшьләр җитеп бетми. Шәхсән үзем бу өлкәгә бик җитди карыйм, җирлегебездән ике егетне менә ветеринария буенча югары белем алырга үгетли алдык. Шәт иншаллаһ, укып, тирән белем алырлар да туган якларына кайтып, игелекле эшләр башкарырлар дигән нияттә калабыз. Икесе дә өметле, сәләтле егетләр. Ә бәйрәм уңаеннан мин һәрбер ветеринария хезмәткәренә дә изге теләкләремне ирештерәм, авырмасыннар, исән-сау булсыннар, гаиләләрендә тигезлек, иминлек хакимлек итсен, балалары игелек китерсен. Әллә нинди куркыныч чирләр малларыбызга үтеп кермәсен, тар-мар итүләр була күрмәсен, Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Фирдәвес Ситдыйков, «Сосна» җәмгыяте рәисе:


— Мин маллар яратам, атларны аеруча да үз итәм. Шуңа күрә хуҗалык терлекләренең дә, өйдәге малларның да гел сәламәт булуларын телим. Ә моның өчен безгә мал табиблары ныклы терәк, алардан башка үсеш тә, табыш та булмас иде. Зур-зур суммаларга мегафермалар төзеп, аларда терлекләр асрый, һәм җитештерүчәнлекне арттыра алабыз икән, монда ветеринария хезмәткәреннән башка һич кенә дә уңышка ирешә алмас идек. Шуңа күрә барлык мал табибына да зур уңышлар телим, авыр хезмәтләрен җиңеллек белән башкарырга язсын аларга. Малларны яратырга кирәк, дүрт аяклы дуслар бит алар, шуңа да үзебезнең атлар утарына килгән кешеләргә игътирамым зур. Яшьләргә дә малларны яратырга өйрәтсәк, ветеринария хезмәткәренә дә, терлекчелектә эшләүчеләргә дә кытлык кичермәбез. Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле мал табиблары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев