Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бакчада казыныр чак

Кайчакта шулай да була: эшлисең, эшлисең, үзеңчә тырышасың-тырмашасың, әмма нәтиҗәсе юк.

Син тилмереп үстерә торган суган-сарымсак кыякларына сары төшә, кәбестәне корт ашый, кыяр бетли һ.б. Зур уңыш алу өчен ниләр эшләргә кирәген беләсезме? Укыгыз һәм кулланып карагыз әле!.
 Гөлүсә Галимҗановадан 8 киңәш:
– барлык яшелчәләргә дә су сипкәндә нашатырь спирты сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы);
– шулай ук яшелчәләр чүпрәне дә бик ярата. 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;
– чөгендер баллы булсын өчен, тишелеп чыккач һәм сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә (10 литр суга бер стакан). Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә бик файдалы;
– помидорларны фитофтороздан саклар өчен сөткә бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк. Җәй буена берничә тапкыр кабатласаң, яхшырак;
– помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта;
– суган көпшәкләнмәсен өчен утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына;
– иртә яздан җиләкләргә марганцовка эремәсе сибәргә, ә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе. 10 литр суга – 10 тамчы;
– йод эремәсен шулай ук кәбестә дә бик ярата. Чәкән ясала башлаганда сибү яхшырак. 10 литр суга – 40 тамчы. Һәр төп кәбестәгә бер литр эремә кирәк.
Ә сез нинди ысуллар беләсез, кулланасыз? Комментарий итеп язсагыз иде. Сез биргән киңәшләрнең бер генә кешегә файдасы тисә дә, шәп булачак бит...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылык