Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бакчадагы алмагачлар алма бирсен, дисәгез...

Белгечләр аларның сортларын дөрес сайларга ярдәм итә.

Безнең якларда алмагачлар - бакчачылар арасында иң популяр җимеш агачлары. Бакчаның бөтен матурлыгы әнә шул кызарып пешкән хуш исле алмаларда түгелмени? Сез бу язда яңа сортлар утыртырга җыенасызмы? Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгечләре алмагач үсентеләрен таныш питомниклардан гына алырга киңәш итә. Кайсы сортларга игътибар итәргә соң?

Кышкы сортлардан “Башкирский красавец”, “Башкирское зимнее”, “Бельфлер башкирский”, “Антоновка обыкновенная”, ”Бүләк”, “Сеянец Титовки”, “Ренет Черненко”ны сайлау әйбәт. Һәвәскәр бакчачылык өчен өстәмә рәвештә “Соколовское”, “Братчуд”, “Подснежник”, “Кибо”, “Исетское позднее”, “Шаропай” сортларын сатып алырга мөмкин.

Көзге сортлардан “Башкирский изумруд”, “Надежда”, “Уральское наливное”, “Бузовьязовское”, “Кушнаренковское осенне”, “Персиянка” сортлары безнең шартлар өчен яхшы. Өстәмә һәвәскәрләр бакчачылыгы өчен “Пепин Башкирский”, “Приземленное”, “Ковровое”, “Бирское грушевое” сортлары тәкъдим ителә.

Җәйге сортлардан “Солнцедар”, “Серебряное копытце”, “Алтайское румяное” сортлары бик тәмле. Шулай ук “Грушовка московская”, “Чудное”, “Терентьевка” сортлары да мул уңыш бирәчәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга бакчачылык