Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районында техникалар әзерлек сызыгына басты (фото, видео))

Бүгенге көнгә техник күзәтүләр «Алга», «Бөрбаш», «Борнак», «Арбор» җәмгыятьләрендә үткәрелде.

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген барлау, шулай ук транспорт чараларының төзексезлеге нәтиҗәсендә юлларда фаҗигаләрне булдырмау максаты белән оешкан техник күзәтүләргә 15 март көнне старт бирелде.

Быел техникаларын иң беренче булып «Активист» хуҗалыгы әзерлек сызыгына бастырды. 

Хәзер инде көн саен график нигезендә дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Балтач районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов авыл хуҗалыгы техникаларына һәм аларның тагылмаларына техник күзәтү уздырып, җитешсезлекләрен әйтеп, күрсәтеп бара. Чөнки әле язгы кыр эшләренә чыгып киткәнче һәрбер хуҗалыкның да кимчелекләрне бетерергә вакыты бар. Техник күзәтү барышында тракторларның тормоз тотышына, механизаторларның транспорт белән идарә итәргә рөхсәт бирүче таныклыкларына, электр җиһазларының торышына аерым контроль бирелә. Руль системасы эшчәнлеге һәм төтенләүне тикшерү аерым җиһазлар ярдәмендә башкарыла.

Бүгенге көнгә техник күзәтүләр «Алга», «Бөрбаш», «Борнак», «Арбор» җәмгыятьләрендә үткәрелде. Шулар буенча Марат Габдрахманов кыскача күзәтү ясап, киңәшләрен биреп үтте.

«Инде механизаторларга килгәндә, алар һәркайсы да техникада эшләгәндә саклык чараларын үтәп эшләргә кирәклеген онытмаска тиешләр. Кайда гына эшләсәләр дә, аларның транспорт белән идарә итәргә рөхсәт бирә торган таныклыклары һәрчак үзләре белән булырга тиеш».

— Елның-елында һәрбер хуҗалык техник күзәтүгә ныклап әзерләнә. Быел да инде техник күзәтүне үткән хуҗалыкларда зур кимчелекләр булды дип әйтә алмыйм. Кайсыдыр техниканың уты янмау, аптечкаларның срогы чыккан яки башка вак-төяк җитешсезлекләр бар. Инженерларга алар һәрберсе әйтелеп барыла һәм тиз арада төзәтергә кушыла. Инде механизаторларга килгәндә, алар һәркайсы да техникада эшләгәндә саклык чараларын үтәп эшләргә кирәклеген онытмаска тиешләр, кайда гына эшләсәләр дә, транспорт белән идарә итәргә рөхсәт бирә торган таныклыклары да һәрчак үзләре белән булырга тиеш. Шулай ук, техниканы елга бер генә карап түгел, юлга чыккан саен тикшереп, кирәк икән төзекләндереп торсыннар иде. Тиешле дәрәҗәдә төзек булмаган трактор, машина белән юлга чыккан кеше иң әүвәл үзенең һәм башкаларның иминлеген куркыныч астына куя — шуны онытмасыннар иде, — диде Марат Ренатович. 

Авыл хуҗалыгында булган техникаларга техник күзәтү ясаганнан соң, ягъни 12 апрельдән соң, оешма-предприятиеләр, шәхси хуҗалыклардагы техникага да чират җитәчәк. Шуңа күрә кемдә нинди техника бар, һәрберсе инде бүгеннән әзерлек эшләрен башкарсыннар иде.

«Активист» 

«Активист» хуҗалыгы быел техникаларга техник күзәтүне иң беренчеләрдән булып башлап җибәрсәләр дә, әзерләнеп өлгергән иделәр. Һәрбер техника тиешенчә төзекләндерелеп, юылып, буялып куелган. Бу хуҗалыкта да бер механизаторның берничә техниканы иярләвен күрергә мөмкин, аңа да карамастан, техник күзәтүне һәрберсе үтеп чыкты. Ә инде кайбер килеп чыккан кимчелекләр тиз арада төзәтеләчәген җиткерделәр.

Активистта баш инженер булып Владимир Зубарев эшли. Аның белән без техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге хакында да сөйләшеп уздык. 

— Безнең карамакта барлыгы 20 трактор, бер погрузчик, 11 трактор арбасы, өч иген җыю комбайны, терлек азыгы хәзерли торган ике комбайн, бер печән чапкыч, сигез йөк машинасы бар. Техникаларны ел саен яңартып торырга тырышабыз. 2022 елда «YTO-1304» тракторы, төрле агрегатлар алдык, 2023 елда «YTO-ELG 1754» тракторы, «КВК-800» маркалы терлек азыгы хәзерли торган комбайн алдык, быел «СЗ-9» чәчкече алырга планлаштырабыз. 

Язгы кыр эшләренә әзерлекне без инде ноябрь башында ук башладык. Иң беренче чиратта өч чәчү агрегаты, дүрт культиватор, алты тырма төзекләндерелде. Бүгенге көндә бер катоклау агрегатын һәм ашлама сиптергечне ремонтлап бетерәсе калды. 

Техника, агрегатларның ремонтына механизаторлардан тыш зур көч куючылар турында да әйтеп узасым килә. Гараж мөдире булып Сергей Петров эшли, әлеге вазыйфасыннан тыш ул заправщик һәм токарь да әле. Склад мөдире һәм диспетчер булып Михаил Семёнов хезмәт куя. Эретеп ябыштыру эшләрен Владислав Васильев башкара. Ул гаражда да эшли, чәчү һәм урып-җыю чорында басуга да чыга. Авыл хуҗалыгы машиналары инженеры һәм хезмәтне саклау белгече булып 2022 елдан Руслан Константинов эшли. Слесарьларга килгәндә, даими эшли торганнары юк, бу эшне бездә буш шоферлар һәм механизаторлар башкара. Шушындый бердәм команда белән техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләп куя алдык. Хәзер инде басу-кырларда кар бетеп, эшкә керешүне генә көтәсе кала, — диде Владимир Зубарев.

Техник күзәтүне тиешенчә узар өчен һәрбер механизатор ныклап әзерләнгәне сизелеп тора. Хәзер инде шул әзерлекне югалтмыйча, басу-кырларда да исән-сау эшләп, югары уңышка әйбәт башлангыч бирергә кирәк. Әле басуларда кар ята дисәк тә, узган елгы иртә язны күпләребез хәтерлидер. Язның бер көне елны туендыра, — дигән әйтем һәрбер язгы кыр эшендә катнашучы өчен девиз булырга тиештер.

«Активист» хуҗалыгы техник күзәтүне уңышлы гына узып чыктык дип сөенеп йөргәндә, «Сорнай», «Кызыл юл», «Смәел», «Кама», «Труд», «Сосна», «Яңа тормыш», «Татарстан», «Дуслык», «Маяк», Тукай исемендәге, «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Якты юл», «Уңыш» җәмгыятьләренә бу эшне әле башкарасы бар. Һәрбер хуҗалык механизаторларына да уңышлар теләп калабыз, һәркайсы техника аларның йөзе булуын исәпкә алып, бу эшкә зур җаваплылык белән килсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техник күзәтү "Активист"