Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач егете, эшмәкәр студент Ренат Гафиуллин: «Тәмле алма барыбызга да җитәчәк»

Үзебездә үстерсәк, безгә чит ил алмасы да, җиләге дә кирәк булмаячак. Балтачта яшәүче 20 яшьлек эшмәкәр – студент Ренат Гафиуллин шулай ди. Узган елның көзендә биш гектар мәйданда алмагач утыртканнар. Аны тагын да арттырырга ниятләре бар. Әлегә аның белән җиләк үстерү тәҗрибәсе һәм киләчәккә планнар хакында сөйләштек.

16 ЯШЬТӘН БИЗНЕСМЕН...

– Мин – гади авыл малае. Балтачта тудым. Казан дәүләт архитектура-тө зелеш академиясенең өченче курсында укыйм, – дип башлады ул сү зен. – Бакчачылык эшенә кечке нәдән үк тартылып үстек. 2014 елда әтиебез Раиф бер гектар җиргә утырту өчен бакча җи ләге (виктория) үсентеләре алып кайт кан иде. Шуннан бирле эне кәшләр белән җирдә казынабыз. Чүп утау ди сеңме, җиләк җыюмы – безнең җәй бакчада уза. Соңгы 3–4 елда эшне үзем алып барам. Әтинең булышуы кирәк, әмма мөһим сорауларны үзем хәл итәргә тырышам. Яшь кенә булса да, бик гамьле егет. Тормышны, җирне, хезмәтне яратуы көчле. Бер урында гына таптана торганнардан түгел. Моңа кадәр җиләкне 3,5 гектарда үстерсәләр, хәзер яңа сорт ларын алып кайтып, мәйданын тагын бер гектарга арттырмакчылар. Хыял лары зурдан, башка культураларны да утыртып карарга ниятли. Татарстан, Россия халкын җиләк-җимеш белән тәэмин итүгә үз көчен кертәсе килә аның.

АЛМА БАКЧАСЫ

Гафиулиннарның алма бакчасы яшь әле. Аның быел беренче генә язны каршылавы. Тычканнар, куяннар кимермә гәндер шәт, дип өметләнәләр. Бакчаны зурайту уйлары да бар. Яшь эшмәкәр әйтүенчә, Балтач районы хакимияте җир биргән, эшләр өчен шартлар тудырылган. Дәүләт программаларыннан да файдаланалар. Бу – зур ярдәм. Министрлыкта да, Татме лиорациядә дә булышып, киңәш бирүче белгечләр бар. Шулай булгач, халыкны тәмле алма, җиләк белән тәэмин итәргә барлык мөмкинлекләр тудырылган. – Алма читтән бик күп кертелә. Аны республика, ил эчендә җитештерү кирәк. Соңгы берничә елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирде. Ялгышмасам, республикада 300–500 гектарда алма бакчалары утыртылды дип беләм. Кемдер хәтта 50 гектар утыртты. Бакчачылар республика халкын алма белән тәэмин итәр ләр. Һәр төбәктә шундый бакчачылар булса, читтән кертелгән продукция кирәк тә булмас. Безнең сортлар кышкы. Иртә җыйсак, аны суыткычта озак сакларга кирәк. Ә болай саклау чы гым нары кимрәк булачак, – ди бакчачы.

ТӘМЛЕ ҖИЛӘК

Әлеге җиләк үстерүче гаиләне районда белмәгән кеше бик аздыр. Виктория сорап, май урталарында ук килә башлыйлар, августта да шалтыратучылар бар. Моңа кадәр җәен уңыш бирә торган сортларга өстен лек бирсәләр, быел яңаларын булдырып, Балтач халкына көз ахырына кадәр җиләк тәкъдим итә алачаклар. 

– Беренче елны халык белмәгәч, җиләкне кая куярга аптырадык, Казанга да барып сатарга туры килде. Хәзер реклама да кирәкми. Бер авыз итеп караганнар икенче юлы кил мичә калмый. Химиясез үсте рәбез, узган ел органик продукция җитеш терү турында сертификат алдык. Ке шенең химия түгел, экологик яктан чиста, дөресрәге, чын, тәмле җиләк ашыйсы килә. Шуңа күрә сорау да бар, – ди Ренат Гафиуллин. Ашаганда гына тәмле, табынга менгәнче зур хезмәт сорый. Үстерү серләре турында кызыксынгач, эшмәкәр: «Әлеге культура һава торышына бәйле. Бик эсседә чәчәккә бөреләнми, җиләк бирми башлый. Яң гырлы булса, озак көттерә яки чери. Узган ел бик нык эссе булды, сораучыларга җиләк җиткереп булмады. Төрле елны уңыш төрлечә», – диде ул. Узган ел викториянең бер килосын 350 сумга сатканнар. Күбрәк алучыларга ташлама да бар. Җиләген генә түгел, үсентесен дә тәкъдим итәләр. Бер үсенте бәясе – 30–40 сум. Италиядән алып кайтканы – 100 сум. Шулай ук заманча технология белән җиләк түтәлләрен дә ясап бирергә әзер.

– Кешенең, үз бакчасында үстереп, түтәлдән өзеп ашыйсы килә. Без аларга да булыша алабыз. Россия буенча үсентеләр җибәрәбез. Уңышына сөенеп, рәхмәтләр әйтәләр. Хез мәтең нең нәтиҗәсе күренгәч, тагын да канатланып китәсең, тагын да алга барасы килә, – ди әңгәмәдәшем. Ренат өчен иң яхшы бакчачы ул – эш урыннары булдырып, яхшы продукция җитештереп, халыкны файдалы ризык белән тәэмин итүче. Хәер, үзе дә шуңа омтыла. Эшендә аңа әтиәнисе, энекәшләре булыша. Сезон вакытында башкаларны да эшкә җәлеп итәләр. Җиләк җыйганда 15–20шәр кешенең кирәге чыга. Укып бетергәч, Ренат шәһәр ягына карамаячак. Күңеленә авыл якын, андагы тормыш ошый. «Шәһәр ерак түгел. Йомыш төшсә, күңел ачасың килсә, барып кайтырга була бит. Бакчачылык белән шөгыльләнеп, халыкны файдалы, экологик яктан чиста ризык белән туендыру – минем максат», – ди Ренат.

Ренаттан киңəшлəр: Виктория уңышы яхшы булсын өчен, ки шәр - лекне ел саен бер түтәлгә арттырып, 3–4 ел дан беренче утыртканын бетерергә кирәк. Кар астынннан чыккан иске яфракларны чис тартыгыз. Яфрагы яшел икән дип калдырмагыз. Суны тамчылап сибү технологиясен булдырырга кирәк. Күп итеп су сибү уңышы мул була дигән сүз түгел. Бу – ялгыш фикер. Тамчылап сибү технологиясе исә үзенә кирәкле су белән тәэмин итәчәк. Җиләкне махсус өслеккә утыртыгыз. Без пленка салабыз. Салам салсаң, тычканнар ияләшергә мөмкин. Мүлчә пленка җирдәге җылылыкны саклый, уңышны җыйганда җимеше дә пычранмый. Ашламыйча да булмый. Экологик яктан зыян китерми торган биогумус салырга кирәк.

Сәрия Мифтахова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр