Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач игенчеләре уракка зур җаваплылык белән әзерләнә (фото)

11-13 июль көннәрендә районыбызның авыл хуҗалыкларында комбайннар парады оештырылды. Аларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, идарә белгечләре, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков һәм Людмила Павловалар катнашты.

Парадлар 2016 елның уңышын вакытында сыйфатлы итеп җыйнап алу өчен әзерлек этабы булып тора. Аның барышында төп игътибар ашлык җыючы комбайннарның, ашлык ташучы авыр йөк транспортының, ашлык сакланучы складларның, ашлык чистарту һәм киптерү машиналарының төзеклегенә юнәлтелде. Шулай ук хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, парадта катнашучы комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә кат-кат ассызыкланды. Һәрбер комбайнчының йөртү хокукы һәм комбайнга туры килүче категориясе тикшерелде.

9-10 июльләрдә районыбызда яңгырлар яву сәбәпле, парадның беренче көне урыннарда гына үткәрелде. Ә калган көннәре исә тиешенчә үтте. Парад барышында комбайннарның эш алдыннан тиешле хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе тикшерелде, бигрәк тә герметик яктан, чөнки ашлыкны югалтмыйча сугып алу мөмкинлеген бирүче факторларның берсе ул. Аннан тыш янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү таләбе дә кискен куелды. Һәрбер комбайнда агач көрәк, чиләк, ком һәм ут сүндергеч (огнетушитель) булырга тиеш. Тавыш сигналларының эшләве һәм фараларның януына да игътибар зур булды. Шушы таләпләрен тулысынча үтәп, иң яхшы әзерләнгән хуҗалыклар рәтенә «Игенче», «Сорнай», «Татарстан», «Борнак», «Маяк», «Дуслык», «Сосна», «Кызыл юл», «Труд», «Арбор»лар керә. Шушы ук таләпләр фермер хуҗалыкларына да кагыла, чөнки аларда да комбайннар бар. Гомумән алганда районыбызда 108 комбайн исәптә тора, аның 99ы хуҗалыкларда, 5се - «Мельпром»да, 2се - «Рапс»та һәм калганнары фермер хуҗалыкларында. Әлеге парадта катнашучы комбайннар техник күзәтүне начар үтмәде, кимчелекләре булганнары тиешле белгечләренә һәм комбайнчыларына әйтелеп үтте, әле урып-җыюга чыкканчы төзәтү эшләре башкарырга мөмкинлек бирелде.

Районыбызда бер комбайнда 5-10 ел эшләүче механизаторлар да, әле яңа гына «кыр корабы»на утырган яшь егетләребез дә бар. Аларның барсына да җитәкчелек тарафыннан хөрмәт зур булып, хезмәт хаклары да югары бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250