Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач Казанны яулады

Быел район күмәк хуҗалыклары үзләрендә җитештерелгән продуктлар белән Казанга 10 тапкыр ярминкәгә бардылар һәм шәһәр халкына 5 миллион сумга якын товар саттылар.

Алар белән һәр баруда эшмәкәр Фәрит Әхкәмов та йөрде һәм пылау, шашлык әзерләп сатып, казанлыларның күп рәхмәтен ишетте. Фермер Айдар Сәмигуллин үзендә җитештергән бал һәм башка умартачылык продуктлары сатып, Казан халкына балтачлыларны танытуга үзеннән зур өлеш кертте.
Башкаладагылар һәр баруга яңа номерлар хәзерләп килгән район мәдәният үзәге коллективы чыгышларын да бик ошаттылар. Ярминкәләрнең уңышлы үтүенә өлеше булган һәркемгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе зур рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250