Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач хезмәт алдынгыларын хөрмәтләде

11 март көнне «Балтач» универсаль спорткомплексында зурлап Алдынгылар җыены үтте. Биредә Балтач районының төрле тармакларында намуслы хезмәт куйган тырыш хезмәткәрләр бүләкләнде, алар рәхмәт сүзләренә кинәнде, олы хөрмәткә иреште.

Шундыйларның берсе – Балтач муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткән өчен «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән Фәрит Мөбарәкша улы Мөбарәкшин. Ул «Маяк» җәмгыятендә 49 ел тракторчы булып эшләгән хөрмәтле ветеран. Җәйге чорда тәҗрибәле, тырыш механизатор әле дә хуҗалыкка ярдәмгә ашыга. Фәрит Мөбарәкшин «МТЗ-80» тракторы белән басудан печән һәм салам рулоннарын төяп тора. «Үз эшенең чын остасы ул Фәрит Мөбарәкша улы. Эшләү дәверендә нинди генә техникаларда хезмәт куярга туры килсә дә, бер эштә дә сынатмады, әле дә туган хуҗалыгын ташламый, гел ярдәм итәргә ашкынып тора. Хезмәтенә тугры калып эшләгәне өчен зур рәхмәтләребезне ирештерәбез», – дип рәхмәт һәм мактау сүзләре җиткерделәр «Маяк» җәмгыяте җитәкчелеге Фәрит Мөбарәкшинга. Рәсәй, республика һәм районның мәртәбәле бүләкләренә лаек булган, тырыш хезмәте белән макталган райондашларыбыз хакында алдагы битләрдән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдынгылар җыены «Маяк» җәмгыяте