Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач комбайнчысы Рәлиф алдынгылар рәтендә (+фоторепортаж)

Зәй политехник колледжында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсы үткәрелде. Анда безнең район данын Рәлиф Ильясов яклады

Рәлифебез өчен быелгы урып-җыю чоры да бик уңышлы булды, тырыш хезмәте өчен ул район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан вымпел алып, акчалата бүләккә лаек булган иде. Зәйдә дә сынатмады егетебез, теория һәм практика өлешләрен бик уңышлы үтеп чыгып, зәйлеләрдән генә калышып, икенче урынны алуга иреште.  Рәлифкә Казан дәүләт аграр университетына бушка укырга керү мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырдылар һәм акчалата бүләк белән дә сөендердәләр. Менә бит тырышлыклар нинди уңышларга илтә ала һәм Рәлифебез һичшиксез бу уңайдан башкаларга үрнәк итеп куярлык.

Ришат Нуриев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәлиф Ильясов