Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач һәм Чепьяда бәйрәм ярминкәләре булачак

7 октябрь көнне районда "Өлкәннәр ункөнлеге" кысаларында ике җирлектә - Балтач бистәсе үзәгендә һәм Чепьяда бәйрәм ярминкәләре булачак.

Ярминкәдә чагыштырмача арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе, ашлык, салам, печән, бәрәңге, яшелчә, мөгезле эре-терлек һәм кош ите, ит ризыклары казылык, бал, май, сөт сатылачак. Шулай ук авыл җирлеге идарәләре белән берлектә мәгариф учреждениесе коллективлары да үзләренең көче белән әзерләнгән һәм җитештерелгән товар-продукцияләр белән сату итәчәк. Шәхси эшмәкәрләребез дә ярминкәләрдә актив катнашып, үз товарларын тәкъдим итәләр. Төзелеш материаллары, тирес, терлек белән дә сату итүчеләр булачак. Көзге муллыкның үзе кебек бай ассортиментлы ярминкә һәркемнең күңеленә хуш килер дип ышанып калабыз.
Район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең һәм үзешчәннәребезнең җыр-биюләре күңелләребезне күтәрер.
Башка еллардан аермалы буларак, Балтачта Нариманов урамы буйлап үтә торган транспорт хәрәкәтенә үзгәреш кертелмәячәк. Көндәлек тәртиптә калачак. Ә больница ягыннан килүче машиналар Булатов һәм Такташ урамнарыннан бер яклы гына хәрәкәт буенча үтәчәк. Ярминкәгә товар-продукцияләр сатып алырга үз транспорты белән килүчеләргә машиналарын үзәк универмаг артындагы һәм беренче номерлы балалар бакчасы янәшәсендәге парковкаларга кую киңәш ителә.
Сәүдә рәтләре "АК БАРС" банк каршыннан алып, "Альпари" кибетенә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук район мәдәният үзәге белән полиция бинасы арасындагы машина кую мәйданында да сәүдә нокталары булачак. Биредә азык-төлек, кондитер һәм камыр ризыклары, шашлык, пылау, кайнар чәй, коймаклар тәкъдим ителә.
Ярминкәләр эшчәнлеге иртәнге сәгать 7.00дә башланып китә.
Хөрмәтле райондашларыбыз, ярминкәләргә рәхим итегез!!!
Ришат Нуриев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250