Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач нинди юнәлешләрдә алда?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча лидер районнарны атадылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 7 аенда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада муниципаль районнардагы терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты

Министр урынбасары сүзләренә караганда, ел башыннан мөгезле эре терлек саны Мамадыш, Балтач, Саба, Кукмара, Әлки, Чүпрәле, Буа, Балык Бистәсе, Әтнә һәм Тәтеш районнарында арткан.

Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Саба, Әлки, Нурлат, Алексеевск, Түбән Кама, Буа, Тукай, Әлмәт, Тәтеш, Менделеевск районнарында сөт җитештерү күләмнәренең иң зур үсеше күзәтелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев