Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районы сөт җитештерүчеләре район тарихында беренче тапкыр көнлек савымны 300 тоннага җиткерүгә ирештеләр!

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның котлавы һәм рәхмәт сүзләре:

"Тырыш хезмәт - лаеклы күрсәткечләр аша беленә. Балтач районының сөт җитештерүчеләре район тарихында беренче тапкыр көнлек савымны 300 тоннага җиткерүгә ирештеләр!

Лаеклы хезмәт уңышлары белән Балтачлылар республиканың сөт терлекчелеге юнәлешендә яңача эш алымнары кулланырга мөмкинлек ачтылар. Сөтчелектәге озак еллар тупланган тәҗрибәләренә тугъры калып, әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш керткән Балтач районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре: Татарстан, Кызыл юл, Сосна, Маяк, Тимирязев исемендәге, Дуслык, Борнак, Кама, Арбор җәмгыятьләрен билгеләп үтәсем килә.

Хөрмәтле Рамил Рашитович! Сезне зур җиңү - сөт терлекчелегендәге уңышларыгыз белән котлыйм!Ирешелгән биеклекләр бер көнлек хезмәт кенә түгел. Эшле һәм ашлы булып,үз тормыш-көнкүрешен икмәкле-сөтле, мул итәргә бар көчен биреп эшләгән, республикабыз табынын да киң ризыклы итүгә көчен керткән хезмәт кешесенә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Сезгә нык сәламәтлек,нәтиҗәле хезмәтегездә яңа уңышлар телим!"

 

#балтач #балтаси #балтачрайоны #балтасинскийрайон #авылхуҗалыгы #татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү