Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районында 40 процентка якын мәйданда уңыш алынган

Район буенча 1 гектардан алынган уңыш уртача 29,5 центнер тәшкил итә. Арада районның әлеге уртача күрсәткеченнән югары булган хуҗалыклар да бар.

15 августка Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район кырларында барлыгы 36792 тонна ашлык суктырып алынган. Хәзерге көнгә чәчүлек мәйданнарынынң 40 %ка якын өлешеннән уңыш кайтартылган инде. Район буенча 1 гектардан алынган уңыш уртача 29,5 центнер тәшкил итә. Арада районның әлеге уртача күрсәткеченнән югары булган хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, "Татарстан" хуҗалыгында ул - 33,6 центнер, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта - 32,8 ц., "Бөрбаш"та - 32 центнер, "Активист" белән "Яңа тормыш" кырларында - 31 центнер чамасы булса, "Кама" белән "Кызыл юл" хуҗалыклары гектарыннан 30 центнер уңыш алып киләләр.

Чагыштырып карау өчен, Татарстан Республикасы буенча уңыш күрсәткече гектарыннан 27,9 центнер тәшкил итә.

Шулай ук бер үк вакытта бушап калган мәйданнарда туфракны төп эшкәртү эше дә башкарыла. Киләсе ел уңышы өчен бүгенгә 4594 гектар мәйдан җир сөрелгән.

Баш мөхәррир фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте