Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районының эш башлаучы фермерлары 5 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә.

Грантның максималь күләме 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.

Грант акчаларын сөтчелек фермалары, эре мөгезле терлекләр симертү фермалары төзүгә, сарыклар үрчетүгә, ана кәҗәләр тотуга, ит һәм йомырка өчен кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгын җитештерү фермаларын тотуга, теплицалар, яшелчәсаклагычлар төзүгә тотарга мөмкин булачак.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә заявкалар һәм документлар районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә ябык конвертта кабул ителә.

Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, сылтама буенча керергә.

Консультацияләр өчен телефон: 88004441670, 8(843)221-76-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек