Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач сөт җыеп тапшыручылары белән зур сөйләшүнең нәтиҗәсе өметләрне акламады

Күптән түгел Балтач сөт-май комбинаты базасында халыктан сөт җыеп тапшыручылар белән зур сөйләшү булган иде.

Анда чыгымнар өчен тапшырылган сөтнең һәр литрыннан 1 сум 20 тиеннән дә артык акча тотмаска дип конкрет әйтелде. Һәм ноябрь ае өчен исәп-хисап ясаганда ук бу шулай булырга тиеш дип килештеләр. Сөт җыючылар алдына куелган әлеге таләп үтәләме соң?
Сводкада беренче графада - сөт җыючының исем-фамилиясе, икенчедә - җирле үзидарә исеме, өченчедә - ноябрь аенда һәр килограмм сөт өчен халыкка түләнгән акча, дүртенчедә - һәр килограмм сөттән сөт җыючы тотып калган өлеш (сумнарда).
Айсаф Сафиуллин
Урта Көшкәт
18,75
0,45
Гөлзидә Фатыйхова
Смәел
18,50
0,50
Кадрия Хаҗиева
Смәел
18,50
0,50
Антонида Васильева
Смәел
18,50
0,50
Венера Яковлева
Салавыч
18,46
0,73
Гөлфинә Шәфигуллина
Салавыч
18,35
0,73
Гүзәл Дәминова
Салавыч
18,34
0,73
Дания Сәйфелганиева
Салавыч
18,24
0,72
Гөлфинур Габдуллина
Салавыч
17,93
0,71
Резеда Әсхәдуллина
Чепья
17,92
0,65
Римма Закирова
Нөнәгәр
17,91
1,46
Габдулла Нәбиев
Шеңшеңәр
17,90
1,21
Йосып Габдуллин
Нөнәгәр
17,85
1,21
Илшат Гыйльфанов
Норма
17,80
1,20
Рәмзис Габделхаков
Норма
17,80
1,20
Тәбрик Нәбиев
Карадуган
17,80
1,20
Рафил Гыйльмуллин
Карадуган
17,80
1,20
Гадил Хафизов
Кече Лызи
17,80
1,20
Икрам Каюмов
Салавыч
17,74
0,70
Марат Әшрәфҗанов
Яңгул
17,70
1,20
Мәлик Гобәйдуллин
Яңгул
17,70
1,20
Мансур Хәбибуллин
Чепья
17,70
1,22
Марат Шәрипов
Шубан
17,70
1,20
Мәлик Гобәйдуллин
Югары Субаш
17,70
1,20
Раушан Хәбибуллин
Югары Субаш
17,70
1,15
Галим Гыйльманов
Югары Субаш
17,70
1,02
Хәмдия Хәбибуллина
Югары Субаш
17,70
1,20
Самат Гыйбадуллин
Сосна
17,70
1,20
Рәфыйк Миңнемуллин
Сосна
17,70
1,20
Рәис Садыйков
Балтач
17,69
1,20
Михаил Васильев
Шубан
17,55
1,20
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Салавыч
17,50
1,18
Солтан Һадиев
Куныр
17,50
1,27
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Борнак
17,50
1,18
Чепья кулланучылар җәмгыяте
Нөнәгәр
17,50
0,27
Хәлим Әүхәтшин
Пыжмара
17,50
1,38
Айрат Гайнуллин
Чепья
17,40
1,18
Равил Кадыйров
Шеңшеңәр
17,40
1,24
Заһир Габбасов
Салавыч
17,36
1,21
Мөдәрис Габдрахманов
Бөрбаш
17,35
1,20
Илдар Гафиуллин
Чепья
17,30
1,17
Кафил Әхмәдуллин
Пыжмара
17,30
1,37
Валерий Федоров
Куныр
17,30
1,43
Равил Шәймөхәммәтов
Бөрбаш
17,25
1,20
Айрис Муллагалиев
Куныр
17,20
1,45
Харис Муллагалиев
Куныр
17,20
1,31
Вячеслав Шакаев
Куныр
17,00
1,03
Район буенча
17,75
1,08
Сводкадан кайсы сөт җыючының үз ягына күпме каерырга тырышканы күренеп тора. Әллә үзара сөйләшеп, әллә аңышмыйча районның төньяк авылларында сөт җыйнаучылар җыелышта үзләре кабул иткән таләпкә төкереп тә бирмәгәннәр. Куныр, Пыжмара, Нөнәгәр җирле үзидарәсе авылларыннан сөт җыючылар халык тапшырган сөттән үзләренә өлешне күп тотып калганнар. Монда сөт тапшыру пунктына ара ерак булгач транспорт чыгымы зур дип аклана алмыйлар. Әнә юл аралары аларныкы белән бер чама булган Сизнер, Алан һәм башка авыллардан сөт җыючылар алай күп тотмаган ич.
Ноябрьдә барлык сөт тә югары сорт белән кабул ителде. Майлылыгы да әйбәт. Иң түбән майлылык белән - 3,60 процент Вячеслав Шакаев тапшырган. Иң югарысы - 4,81 процент Урта Көшкәттән җыелган сөттә. Г.Фатыйхова, К. Хаҗиева, А.Васильева, Г. Дәминова, Д.Сәйфелганиева, Г.Габдуллина, В. Яковлева, И.Каюмов, Р.Садыйков җыеп тапшырган сөтнең майлылыгы да 4 проценттан югары.
Фото: http://sbor-moloka.essst.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250