Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач терлекчеләре “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә нишләгән?

8 октябрь көнне “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада да районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары аерым билгеләнеп үтелде.

Әлеге чарада Балтач районын тәкъдим иткән бертөркем делегатлар арасында терлекчелек тармагыннан да алдынгылар катнашты.

Шул алдынгыларның берсе – “Активист” күмәк хуҗалыгы бозау караучысы Наталья Евгеньевна Шубникова. Озак еллар күмәк хуҗалыкта намуслы хезмәт куючы Наталья ханым, агымдагы ел башыннан, хуҗалык күрсәткечләре буенча үз тәрбиясендәге бозаулардан иң югары артым алуга ирешкән тәҗрибәле терлекче.

Башкалада узган бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирешкән икенче алдынгы райондашыбыз Әкълимә Ильяс кызы Сәфәргалиева “Бөрбаш” күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. 16 ел әлеге хуҗалыкта сыер савучы булып эшләүче Әкълимә ханым карамагында бүгенге көндә 60 сөтлебикә исәпләнә. Уңган савымчының ел башынна булган хезмәт күрсәткечләре 442 тонна сөт муллыгын тәшкил итә.

“Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгында савымчы булып эшләүче Фирүзә Мәгъсүмҗан кызы Габделхакова да башкалада узган бәйрәмнең кунагы булды. Фирүзә ханым 26 елдан артык хезмәт стажына ия. Фидакарь савымчы агымдагы ел башыннан үз карамагындагы сөтлебикәләрдән тулаем 213 тонна сөт савып алып, “Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгының иң алдынгы савымчылары рәтен тулыландырып хезмәт куя.

Илзирә Гыймадиева
“Кайтаваз” радиосы журналисты

Фото: president.tatarstan.ru

Тулырак: http://baltaci.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/shamil-gyylmanovka-tatarstan-prezidenty-olug-isem-birde

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Казань Экспо» терлекчелек Казан