Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач терлекчеләренең ярты еллык эш нәтиҗәсе

Быелның беренче яртысында иң күп сөтне, гадәттәгечә, «Татарстан» хуҗалыгы җитештерде. Узган ел шушы чордагыдан 34 тоннага артырып, 2473 тонна саудылар.

Бу «Труд» белән «Алга» хуҗалыкларының икесендә җитештерелгән сөт кадәр. Ә «Арбор», «Борнак», «Уңыш» җәмгыятьләрендә җитештерелгән сөтне өчесенекен бергә кушып та татарстанлылар ирешкән үргә җитми. Ярты елда 4 җәмгыятьтә: «Уңыш»та - 188, «Активис»та - 136, «Игенче»дә - 137, «Арбор»да 30 тонна сөтне узган елның шул чорындагыдан ким җитештерделәр. Ә «Яңа тормыш» җәмгыятендә - 122, «Сорнайга - 115, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә 109 тонна сөтне узган елның беренче яртысындагыдан күп саудылар һәм сөт сатып акчаны да узган елгыдан күбрәк эшләделәр.
Узган елның беренче яртысына карата артык җитештерелгән сөтне акчага күчергәндә, керәсе суммалар һәркемне кызыктырырлык. Район буенча ул 501 тонна сөткә 9 миллион 176 мең сум тәшкил итте. Бу суммадан зур калҗалар түбәндәге хуҗалыклар өлешенә туры килә. Мәгълүматлар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. Беренче сан - быелның беренче яртысында узган елның шул чорындагыдан артык җитештерелгән сөт (тонналарда), икенчесе - ул акчага күчергәч (мең сумнарда)
Яңа тормыш
122
2328
Сорнай
115
2137
Тимирязев исем.
109
2063
Якты юл
97
1825
Бөрбаш
96
1787
Алга
86
1631
Смәел
90
1620
Тукай исем.
57
1091
Май аенда районда терлекчелектәге эшкә анализ Рәкыйп Нәҗипов (уртада) җитәкләгән «Кама» хуҗалыгында ясалган иде.
Ә шушылар янәшәсендә эшләгән «Уңыш»та - 3696, «Активист»та - 2588, «Игенче»дә 2237 мең сум акчаны, сөтне узган елгыдан ким җитештерү сәбәпле, алалмый калдылар.
Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре быел беренче яртыеллыкта 2271 тонна сөтне былтыр шул чордагыдан күп сат-тылар. Монда да сводкада икенче урында торган «Дуслык» тан да 318 тоннага күбрәк сөт саткан «Татарстан» хуҗалыгы әйдәп бара. Сводкадагы саннарның беренчесе - быел, икенчесе - узган ел 1нче июльгә район хуҗалыклары саткан сөт (зачет авырлыгында, 3,4 процент майлылыкка күчереп исәпләп, тонналарда)
Татарстан
2674
2555
Дуслык
2356
2203
Кызыл юл
2068
1981
Бөрбаш
1966
1755
Игенче
1889
1971
Яңа тормыш
1886
1561
Тимирязев исем.
1768
1292
Маяк
1716
1568
Сорнай
1674
1453
Смәел
1526
1413
Кама
1514
1473
Алга
1461
1241
Сосна
1381
1373
Якты юл
1369
1167
Труд
1277
1132
Активист
1258
1394
Тукай исем.
1146
1085
Арбор
911
888
Борнак
830
721
Уңыш
666
838
Район буенча
31336
29065
Сөтне иң югары бәя белән - килограммын 19 сум 70 тиеннән - «Татарстан» хуҗалыгы сатты. «Смәел», «Сосна», «Борнак», «Арбор» хуҗалыклары
саткан сөтнең килограммы 18 сум 50 тиен дә булмады.
Сөт җитештерүгә сизелерлек йогынты ясый торган факторларның берсе - сыерларны вакытында бозаулату, көтүне яхшы таналар белән яңартып тору икәнен авыл агае яхшы белә. Быел беренче яртыеллыкта район җәмгыятьләрендә 7913 - узган ел шушы чордагыдан 376 башка күбрәк бозау алынды. Монда былтыргыдан 115, 97 һәм 86 башка күбрәк бозау алган «Маяк», Тимирязев исемендәге, «Смәел» хуҗалыклары алда бара. Ә «Игенче»дә - 40, «Активист»та - 31, «Уңыш»та 17 баш бозауны узган елның беренче яртысындагыдан кимрәк алдылар. Бетерелгән дуңгызлар урынына сыерларның баш санын арттыру таләбе куелган иде. «Дуслык», «Яңа тормыш», «Сосна», «Смәел», «Труд», «Кызыл юл» хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре бу таләпкә җаваплы карадылар, хәзер аларда сыерлар былтыргыдан күбрәк асрала. Ишле мал ит җитештереп акча эшләү мөмкинлеген дә арттыра. «Сосна»да, мәсәлән, 5 миллион 452 мең сумлык сыер итен узган ел ярты елдагыдан артык җитештерделәр. «Труд»та бу өстәмә 2 миллион 750 мең сум булды.
Малларга картаеп сабакка әйләнгән үләннәр ашатып мул продукция алып булмый, диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Әмма кайбер фермаларга әле һаман күпьеллык үләннәр кайтарыла. Югыйсә, инде кузаклылар белән катнаш чәчелгән басулардан берьеллыкны кайтарырга вакыт. Терлекләр рационын макро-микро элементлар белән баетуны җәен дә туктатмаска кирәк. Хуҗалыкларга акчаның 80 проценттан артыгы терлекчелектән кергәнен бер генә көнне дә онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250