Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач язгы чәчүгә әзерме? (+фото)

Районыбызда 95 % тракторлар техник күзәтү үтеп, финиш сызыгына басылды. Шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары да төзәтелеп, агрегатлаштырылып куелды. Әлеге кампаниядә район буенча барлыгы 75 чәчү агрегаты хезмәт күрсәтәчәк.

Соңлап кына килгән яз һәркемнең, бигрәк тә игенченең күңеленә шом сала. Ә шулай да соңгы көннәрдә торган җылы һава торышы һәм кояш нурлары үзенекен итә: кар-боз күз алдында эреп юкка чыга, җир чистарып авыл кешесенә хезмәт кыры ачыла. Димәк, быел игенчедән язгы кыр эшләрен мөмкин кадәр кыскарак срокта эшләп чыгу соралачак, шуңа «Язның бер көне ел туйдыра» дигән әйтем һәркем өчен әлеге кампания барышында девиз булып торсын иде.

– Язгы кыр эшләренә керешүче районнар бар инде. Безгә дә санаулы көннәр калып бара. Кайсы гына хуҗалыкка барсак та, механизаторларның күңелләре көр, алар әлеге чорны көтеп тора. Һава торышына бәйле сәбәпле быел ашлама сибү, тырмалау, чәчү эшләре барысы да бергә өеләчәк, шунлык белән дә кыенлыклар туарга мөмкин. Ләкин язгы кыр эшләренә районыбызда әзерлек әйбәт. Инде 95 % тракторлар техник күзәтү үтеп, финиш сызыгына басылды. Шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары да төзәтелеп, агрегатлаштырылып куелды. Әлеге кампаниядә район буенча барлыгы 75 чәчү агрегаты хезмәт күрсәтәчәк. Алардан тыш, хуҗалыклар үз тырышлыклары белән алган чәчү комплекслары да эшләячәк. Андыйлар “Игенче”дә икәү, “Татарстан”, “Кызыл юл”, Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә берәр бар. Чәчү алдыннан төп эш булып зябка тырмалау тора. Шуңа да район башлыгы да, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе дә хуҗалыкларга гидравлик юл белән күтәртелә торган тырмалар белән эшләүне йөкләде. Мондый тырма беренче чиратта сыйфат ягыннан ярдәм итсә, икенче яктан вакытны саклап калуда да файдасы зур. Әлегә гидравлик юл белән күтәртелә торган тырмалар саны районыбызда – 38, тагын 13е ясала. “Яңа тормыш”, “Татарстан”, “Кызыл юл”лылар бу юнәлештә әйдәп бара, ә калган хуҗалыклар алдында  исә ясату һәм арттыру бурычы тора, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе бүлеге белгече Ришат Нуриев.

Ә бит эшне тиз тоту өчен, беренче чиратта, машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек булуы зарур. Район хуҗалыклары үзләренең техникаларын әзерләү белән октябрь аеннан шөгыльләнә башлады. Шуңа да аларның күбесе язгы сынауларны тыныч каршылый. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бу җитди эшне даими тикшереп, кирәк булганда, ярдәм күрсәтеп торды. Ә узган атнада бу юнәлеш буенча бәяләмә бирергә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да килделәр. Алар районыбызда игълан ителгән конкурска идарә белгечләре белән бергә йомгак ясап, “Бөрбаш”, “Маяк”, “Труд”, “Кама”, “Активист”, “Якты юл” хуҗалыкларында техниканың торышы белән бергә хезмәтне саклау һәм игенчелек буенча чараларның тиешенчә үтәлешенә дә зур игътибар бирде. Шушы юнәлешләрдә алып барылган тикшерү нәтиҗәсендә, Балтач районы язгы кыр эшләренә әзер, дигән югары бәя алды, ә булган җитешсезлекләр урындагы белгечләргә аталып, кыска вакыт аралыгында төзәтелергә кушылды.

Министрлык вәкилләре тарафыннан аталган җитешсезлекләрне бетерергә хуҗалыкларның әле вакытлары бар, әмма күп түгел. Әлеге чорда һәрбер хуҗалыкка уңышлар теләп, тырышлыклары көзгә мул уңыш белән нәтиҗәсен бирсен иде дигән теләктә калабыз.

Конкурс нәтиҗәләренә күз салсак, язгы кыр эшләренә районның иң яхшы әзерлекле хуҗалыгы булып “Труд” танылды. Икенче урында – “Кама”, өченче урында “Активист” хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү