Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтача кызу урак өсте

Балтач районында беренчеләрдән булып, “Труд” хуҗалыгы уракка төште

Районыбызда “Урак–2018” кампаниясе башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, “Труд” хуҗалыгы җомга – 27нче июль көнне үк уракка төште. Ул көнне хуҗалык комбайннары 60 тонна бодай суктырып алуга ирешкән.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, комбайннарны һәм амбар хуҗалыкларын сынап карау максатыннан, башлангыч чорда күләме ягыннан кечкенәрәк мәйданлы басуларны гына сугалар. Төньяк район буларак һәм һава торышына бәйле рәвештә, барлык басулар да тигез өлгермәгән. Нигездә, көзге бодай һәм арыш суктыралар. Шулай ук костер орлыгы суга башлаган хуҗалыклар да бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән бүген – ягъни, 31нче июльгә алынган мәгълүматлар буенча, тулаем алганда,  хуҗалык амбарларына барлыгы 3300 тонна ашлык кайткан. Шуның 1864 тоннасы кичә - 30нчы июльдә кайтартылганы. Район буенча уртача уңыш бер гектардан 38,60 центнер тәшкил итә. Ә иң зур уңышны Тимирязев исемендәге хуҗалык алган - 44 гектар көзге бодайның бер гектар мәйданыннан уртача 45 центнер. “Дуслык” хуҗалыгында исә бу күрсәткеч – 41,20 центнер тәшкил итә. “Дымлылыкка килгәндә, уртача 25-28%.

Райондагы хуҗалыклар арасында бүгенге көнгә “Сосна”, ”Борнак”, Тукай исемендәге хуҗалыклардан кала барысы да уракка төште. Ә “Яңа тормыш”лылар костер культурасын суктыру эшенә керештеләр.​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте