Балтачка Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыелды
Мәдәният үзәге фойесында иң яхшы казылык әйберләренең һәм сөт продукциясенең күргәзмә экспозициясе урнаштырылган һәм бәйге бара
Бүген, 30 сентябрьдә Балтачыбызга Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыелды. Алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге җитештерелә торган продукцияне эре сәүдә челтәрләре аша сатуда ярдәм итү өчен эре ритейлерлар белән очрашу оештырыла.
Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстанның берничә районында Компетенцияләр үзәге белгечләре шәхси хуҗалык тотучылар, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар уздырганнар иде. Очрашулар барышында кече эшкуарлык субъектлары өчен дәүләт ярдәме чаралары аңлатылды һәм алга таба районнарның кооператив партнерлыгы схемаларын булдыру мөмкинлеге тикшерелде. Җитештерелә торган продукцияне сатуда кызыксынучы фермерлар семинарга чакырулы.
Чара кысаларында шулай ук продукцияне «Туган Як» («Родной Край») исеме белән сату проектының презентациясе узачак. Семинарга Германиядән онлайн режимында экспертлар җәлеп итү планлаштырыла.
Моннан тыш, район Мәдәният үзәге фойесында иң яхшы казылык әйберләренең һәм сөт продукциясенең күргәзмә экспозициясе урнаштырылган һәм бәйге бара.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев