Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачлылар башкалада ярминкәләрдә катнаша

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала.

16 сентябрь көнне, ягъни иртәгә районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыяте һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче оешма-предприятие коллективлары, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр башкалага ярминкәдә катнашырга бара. Алар сәүдә итеп кенә калмый, ә район мәдәният йорты һәм үзешчән сәнгать коллективлары, җыр-моңга сәләтле егет-кызларыбыз тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертлары да күрсәтәчәк. Алар Казанның "Агропромпарк" сәүдә үзәгендә сату итәчәк.
Бу ярминкәдә "Татарстан", "Игенче", "Сорнай", "Алга". "Борнак", "Балтачагрохимсервис", район кулланучылар җәмгыятенең Чепья берләшмәсе, "Икмәк" җәмгыяте, Балтач җәмәгать туклану берләшмәсе, "Арча" сөт-май комбинатының Балтач филиалы, А. Дәүләтшин, А.Гәрәев, А.Сәмигуллин крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләрдән Р.Сәгыйтова, авыл җирлекләре катнаша. Алар төнге 2.00 сәгатьтә Казан юлындагы "боҗра"дан кузгалачаклар.
Мондый төр көзге ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итә. Ике атнага бер безнең районыбызның җитештерүчеләре шәһәр халкына үз товар-продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашырга теләк белдерүче эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыгында җитештерелгән, үзләреннән арткан продукцияләрен сатарга теләүчеләр булса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хәбәр итеп, заявка бирү шарт.
Телефон: 89179054131 һәм 89172696030
Имин юллар, уңышлар теләп калабыз.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250