Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачлылар Казан халкына итен, сөтен... сатып кайтты

Әле кырларда урып-җыю эшләре төгәлләнмәгән, инде район авыл хуҗалыгы җәмгыятләре Казан шәһәре халкына үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукцияләрен илтеп сатты.

Ярминкәне районның Чепья зонасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлады. Җирле үзидарәләр халыктан җыелган бәрәңгеләрне алып бардылар. Ит, сөт, ашлык... барысы да бик әйбәт үтте.
Фәрит Әхтәмов, Айдар Сәмигуллин кебек районыбыз эшкуарлары, «Хәләл», «Форсат», «Мелиоратор» кебек предприятиеләре китергән товарларны да Казандагы «Агропромпарк»та алучылар күп булды.
Район кулланучылар җәмгыяте дә үзенең биш сәүдә ноктасында хезмәт күрсәтте. Ярминкәдә барысы 783 мең сумлык товар сатылды. Мондый ярминкәләр график буенча яңа елга кадәр булып торачак, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев.
Фото: https://news.mail.ru/society/14715308/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250