Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: Балтачлыларныӊ хезмәте мактауга лаек, әмма… (фото)

Җомга көнне «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгында республиканыӊ район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, агрофирма, хуҗалыкларында 300 баштан артык савым сыерлары булган җитәкчеләр киӊәшмәгә чакырылган иде.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары катнашты. Чутайга килгәнче, министр Смәел авылында 1100 баш савым сыерына исәпләнгән мегафермада булды, мондый күләмле хезмәт башкарып чыгуны оештырган хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакировка рәхмәтен белдерде.
«Кызыл юл» хуҗалыгында киӊәшмә эшендә катнашучылар, Чутай, Ком.завод авылларында фермаларда булдылар, терлек азыгы әзерләү «серләрен» өйрәнделәр, амбар хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. Соӊыннан, Чутай авылы мәдәният йортында киӊәшмәнеӊ төп өлеше булды. Анда Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хайруллин, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы министры Марат Әхмәтов үзенеӊ йомгаклау сүзендә «Кызыл юл» хуҗалыгында эш торышына, гомүмән Балтач районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшенә югары бәя бирде. Министр, шул ук вакытта ирешелгәнгә канәгатьләнеп тора торган вакыт түгел, дип искәртеп узды. Бер-ике ел эчендә көндәлек сөт сатуны 200 тоннага җиткермәсәгез, сезнеӊ арттан сөт саву һәм сату күләме буенча үкчәгезгә Кукмара районы терлекчеләре басып килә, ә беренче урыннан төшү - ул бик авыр, диде ул. Бу киӊәшмә турында алдагы язмаларыбызда киӊрәк тукталырбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250