Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачлылар беренче булып «Минем субсидияләр» суперсервисы белән таныштылар ??

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командасы Балтачта «Минем субсидияләр» дигән яңа сервис тәкъдим итте.

29 октябрь көнне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командасы Балтач районы Югары Субаш авылында яшәүчеләр белән очрашты һәм аларга «Минем субсидияләр» дигән яңа сервис тәкъдим итте. Очрашу кысаларында халык кушымта мөмкинлекләре турында белеп кенә калмадылар, үзләре дә алардан файдаланып карадылар.

«Минем субсидияләр» - шәхси ярдәмче хуҗалык, крестьян (фермер) хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен яңа цифрлы корал. Кушымта аларга дистәләрчә учреждение һәм ведомстволарга кермичә, онлайн-форматта ярдәм итү чараларын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Бер сервиста республика территориясендә гамәлдә булган барлык субсидияләр һәм компенсацияләрнең (200+) бердәм каталогы җыелачак. Аны эшләү белән Татарстанның цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре Сбер белгечләре белән берлектә шөгыльләнә, ул безнең команда үсешенә түләүсез нигездә өлеш кертә. Сервис «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Балтачлылар беренче булып «Минем субсидияләр» суперсервисы белән таныштылар ?? 29 октябрь көнне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командасы Балтач районы Югары Субаш авылында яшәүчеләр белән очрашты һәм аларга «Минем субсидияләр» дигән яңа сервис тәкъдим итте. Очрашу кысаларында халык кушымта мөмкинлекләре турында белеп кенә калмадылар, үзләре дә алардан файдаланып карадылар. «Минем субсидияләр» - шәхси ярдәмче хуҗалык, крестьян (фермер) хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен яңа цифрлы корал. Кушымта аларга дистәләрчә учреждение һәм ведомстволарга кермичә, онлайн-форматта ярдәм итү чараларын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк. Бер сервиста республика территориясендә гамәлдә булган барлык субсидияләр һәм компенсацияләрнең (200+) бердәм каталогы җыелачак. Аны эшләү белән Татарстанның цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре Сбер белгечләре белән берлектә шөгыльләнә, ул безнең команда үсешенә түләүсез нигездә өлеш кертә. Сервис «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла. Балтачлылар танышкан кушымтаның сынау версиясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга алты субсидияне онлайн-алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Ә нәкъ менә: 1. Савым сыерларын, кәҗәләрне тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр; 2. Өч яшьтән өлкәнрәк бияләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр; 3. Яшь кош-корт (күркә, каз, үрдәк, бройлер чебиләре сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр); 4. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, кулланучылар җәмгыятьләренә, агросәнәгать комплексы оешмаларына, шәхси эшмәкәрләргә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга ягулык-майлау материалларына чыгымнарны каплауга субсидияләр; 5. Товар һәм нәселле таналар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр; 6. Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр. #балтаси #балтач #балтасинскийрайон #балтачрайоны #субсидии #моисубсидии

Публикация от Балтасинский район (@baltasinskii_raion)

Балтачлылар танышкан кушымтаның сынау версиясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга алты субсидияне онлайн-алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Ә нәкъ менә:

1. Савым сыерларын, кәҗәләрне тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр;

2. Өч яшьтән өлкәнрәк бияләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр;

3. Яшь кош-корт (күркә, каз, үрдәк, бройлер чебиләре сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр);

4. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, кулланучылар җәмгыятьләренә, агросәнәгать комплексы оешмаларына, шәхси эшмәкәрләргә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга ягулык-майлау материалларына чыгымнарны каплауга субсидияләр;

5. Товар һәм нәселле таналар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр;

6. Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр.

baltasinskii_raion

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минем субсидияләр