Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачның алдынгы комбайнчылары

Бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруда комбайнчыларның эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат

Җәйге вакыт кайбер кешеләрдә ял һәм мәшәкатьсез вакыт уздыру белән ассоциацияләнә. Әмма барысы өчен дә түгел. Кайберәүләр җәйге сезонда басуларга чыга һәм аларга акча эшләү өчен бу иң "эссе" вакыт. Сүз комбайнчылар турында бара.

Ашлык җитештерү күләмнәрен арттыру, урып-җыю эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы башкару һәм комбайнчыларны 2019 нчы елгы урып-җыюда кызыксындыру максатларында Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы 2019 нчы елгы бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюда авыл предприятиеләре комбайнчылары арасында район ярышлары үткәрергә карар кылды. Урып-җыю эшләре тәмамланганчы атна саен алдынгы комбайнчы акчалата премия һәм район башлыгының «2019 нчы елның иң яхшы комбайнчысы» дигән вымпел белән бүләкләнде. Шулай ук атна саен урып-җыюда мәшгуль механизаторлар исемлеге әзерләнде, аларга сертификатлар тапшырылды.

Татарстан Республикасының Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комбайнчыларыбыз нинди уңышларга ирешүләре турында хәбәр итә. Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң комбайнчыларның бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырудагы эше турында мәгълүмат әзерләнде. Объективлык өчен техника җитештерүчәнлеге буенча төркемнәргә бүленгән. Безнең район комбайннары арасында беренче төркемгә СК - 5 Нива, КЗС-7, КЗС-812,NOVA-340; икенче төркемгә - ДОН – 1500, Акрос-530, Акрос - 550, Джон Дир W540; өченче төркемгә - КЗС - 1218, Тукано 430 керә.

Беренче төркемдә лидерлар бишлегенә керә:

1. ҖЧҖ "Борбаш", Сабирҗанов Нурислам Габдулла улы, КЗС-812, 16564 тонна

2. ҖЧҖ "Борбаш", Нотфуллин Илшат Рәхмәтулла улы, КЗС-812, 16227 тонна

3. АХҖК "Кама", Мөхәрләмов Хәбир Назир улы, КЗС-812, 14980 тонна

4.ҖЧҖ "Дуслык", Хәкимов Гадил Габделхак улы, КЗС-812, 14622 тонна

5. ҖЧҖ "Труд", Овчинников Алексей Александрович, КЗС-812, 14423 тонна

Икенче төркемдә лидерлар бишлегенә керә:

1. ҖЧҖ "Венета", Хәкимҗанов Фәнил Гыйлемхан улы , Акрос-530, 21835 тонна

2. ҖЧҖ "АХП"Татарстан" , Бариев Райнурравил улы, Дон-1500, 20455 тонна

3. ҖЧҖ "АХП"Татарстан", Саттаров Рәфкать Рәшит улы, Дон-1500, 20333 тонна

4. ҖЧҖ "АХП"Татарстан", Һидиятов Илшат Илфак улы, Джон Дир W540, 20206 тонна

5. ҖЧҖ "Яңа тормыш", Нигъмәтуллин Марат Хәкимулла улы, Акрос-550, 17963 тонна

Өченче төркемдә алты комбайнчы:

1. Тимирязев исемендәге ҖЧҖ, Әсхәдуллин Илфат Ислам улы, Тукано-430, 23638 тонна

2. Тимирязев исемендәге ҖЧҖ, Ногманов Ясави Гафуран улы, Тукано-430, 22876 тонна

3. АХҖК "Игенче", Билалов Рамил Шамил улы, КЗС-1218, 14449 тонна

4. ФХҖК "Игенче", Нургалиев Раиф Рафик улы, КЗС-1218, 14427 тонна

5. ҖЧҖ "Сорнай", Газизов Фирзәр Хәлиулла улы, КЗС-1218, 14426 тонна

6. ҖЧҖ "Борбаш", Идрисов Камил Саубан улы, КЗС-1218, 13875 тонна

Без һәр төркемдәге лидерларның бишесен генә күрсәттек, ләкин бу без башкаларның эшен күрмибез дигән сүз түгел. Юк, һәр комбайнчы аерым алганда да һәм барысы бергә дә район өчен бик кадерле. Аларның күмәк көче генә мондый яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Фидакарь хезмәтләре, урып-җыюда югары күрсәткечләре, армый-талмый типкән йөрәкләре өчен кыр батырларына, игенчеләргә, механизаторларга һәм урып-җыюны вакытында һәм югалтуларсыз төгәлләргә бөтен көчләрен куйган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

baltasi.tatarstan.ru

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте