Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачның бәрәңге подвалларында кемнәр эшли? (+фото)

Бәрәңгенең калган басуларында да уңыш әйбәт булды. Барысын да диярлек комбайннар белән алды,– ди баш агроном Фирдус Хәкимов.

“Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык”, – дип өйрәтә халык мәкале. Бу кадәресе бөртеклеләргә генә түгел, бәрәңгегә дә кагыла. Бигрәк тә быелгы кебек уңыш күп булып, әлегә бәяләр бик түбән булганга сатмый торырга ниятләгән елда. Күптән түгел районда бәрәнге үстерүче ике хуҗалык басуларында булып, бәрәңге уңышы турында язган идек инде. Бу юлы подвалларда ни хәлләр икән дип, кабат “Татарстан” хуҗалыгының бәрәңге саклагычына юл алдык.

Бу хуҗалыкта бәрәңгене үстерә дә, саклый да беләләр анысы. Теге елларда ук заманча саклагычлар төзеп, көздән язга кадәр бәрәңге сатып чыккан еллары булды (язын кыйммәт бәядән сатар өчен бәрәңгеңнең яхшы саклануы төп шарт шул). Көндәлек игътибар сорый торган хезмәт бу: һава температурасын да карап-көйләп тотарга, вентиляцияне дә онытмаска кирәк. Тулган өлешендә хәзердән үк инде тәүлек әйләнәсе вентиляция эшләп тора икән. Бу эшкә җаваплы Рәфкать Хөрмәтуллинның тәҗрибәсе зур. Җиде ел инде бригадирлыкка өстәп, бәрәңгеләрнең сакланышын да контрольдә тота икән.

Без килеп озак та үтмәде, иртәнге сигезләргә инде кырдан бәрәңге төягән беренче КамАЗ машинасы кайтты да. Борис Алексеев (рәсемдә) бәрәңгегә чыкканның беренче көненнән алып шушы эштә. Хуҗалыкның алдынгы шоферларының берсе ул. Гомуми стажы 30 елдан артык, хуҗалыкта эшли башлавына да 25 еллап. “Соңгы көннәрдә яңгырлар яугаласа да, туфракка әлләни үтмәгән, басуы да шундый комлырак участок. Бәрәңгеләр шактый чиста кайта”, – ди ул. Бәрәңге үстерүгә махсуслашкан елларда ук миллион сумнарга төшереп, бәрәңге аралау комплексы сатып алганнар иде. Ел да шуның белән эшлиләр икән. Чистарту җайланмасының бункерына төшкән бәрәңгеләр беренче өлештә үк автомат төстә балчыктан, үтә вак бәрәңгеләрдән чистартыла, алар аерым читкә өелеп  бара. Конвейер лентасы аша үткән бәрәңгеләрне исә ике сменада эшләүче хатын-кызлар тагын бер кат күздән кичерә. Биредә эш икесменада оештырылган. Гөлүзә Сабирова, Алисә Шакирова, Альбина Газизуллина, Рәзинә Сибгатуллиналар киселгән, имгәнгән, черек бәрәңгеләрне чиләкләргә чүпләп бара, Хәмит Латыйпов,  Әсхәт Гафиятуллин, Рәнис Фәйзрахманов, Илһам Гомәров, Рәйхан Хөрмәтуллиннар тулган чиләкләрне бушатып, аска коелган туфракны чистартып тора.

–Бәрәңгенең калган басуларында да уңыш әйбәт булды. Барысын да диярлек комбайннар белән алдык. 2000 тонна сыйдырышлы саклагычка “Гала” сортын тутырдык, менә монысына – 1000 тонна сыйдырышлысына бүгенгә кадәр “Ред-Скарлетт” кайтты. 25 гектарда аласы бәрәңге бар. “Рокко” сорты да шушы саклагычка сыяр дип уйлыйбыз, – ди баш агроном Фирдус Хәкимов.

Б. Сәйфетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев