Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта арбаны кыштан әзерлиләрме?

Татар халкында бик матур әйтем бар: «Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлиләр».

Бу гасырлар буе сыналган әйтем районда ничек үтәлә, бу турыда бүген «Сорнай» күмәк хуҗалыгы машина-трактор паркында зур сөйләшү булды. Район буенча тырмаларныӊ 91 проценты, «СЗП» чәчкечләренеӊ 61 проценты, культиваторларныӊ 84 проценты инде язгы чәчүгә әзерлек сызыгына куелган икән, димәк, бу юнәлештә эш бара. 111 кешене берләштергән 37 бригада машина-трактор паркында ремонт эшләрен төгәл башкара. Әмма 1 апрельгә кадәр барлык язгы кыр эшләренә ктнашырга тиешле техника, шул исәптән тракторларныӊ хәзер булырга тиешлеген искә алсак, вакыт ашыктыра. 10 майга кадәр барлык терлек азыгы әзерләудә катнашырга тиешле техника төзек булырга тиешлеген дә истән чыгарырга ярамый. Аныӊ артыннан комбайннарны кабул итәр чак та җитәчәк. Димәк, машина-трактор паркында һәр көн җитештерүчән хезмәт көне булырга тиеш. Бу турыда газетабыз битләрендә киӊрәк яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язга әзерлек