Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрү старт алды

“Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов җитәкчелегендә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында рейдлар башланып китте.

12 март көнне районда авыл хуҗалыгы машиналарынның техник төзеклеген тикшерү буенча “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов җитәкчелегендә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында рейдлар башланып китте. Беренче үрнәге семинар-киңәшмә рәвешендә «Яңа тормыш» хуҗалыгында үтте.

“Яңа тормыш” хуҗалыгында бүгенге көндә 34 трактор исәптә. Шуның өчесе ремонтта иде әле. Ремонт эшләре төгәлләнгән тикшерү үтәргә әзер тракторлар бер рәткә тезелеп куелган иде. Аларны комиссиясе вәкилләре “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов, җәмәгать инспекторы Рифгать Фәхретдинов һәм “Яңа тормыш”ның баш инженеры Радик Мардян эшкә әзерлеген һәрьяклап күздән үткәрде. Шул ук вакытта техникаларның бөрлык төр документацияләре, медаптечка, янгын сүндерү җайланмасы, юл һәлакәте килеп чыкканда кулланыла торган махсус билге барлыгы да тикшерелде.

Шул рәвешле һәр трактор тиешле таләпләр буенча бәяләнде. 31 трактор хуҗасы да техник күзәтүне үтеп, комиссия тарафыннан кулланышка “рөхсәт” алды. Бу “рөхсәт” алу артында бертөркем механизаторларның, инженерларның тырыш хезмәте ятканы мәгълүм. Биредәге машина-трактор паркында эшнең уңайлы оештырылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Салкын кыш айларында ремонт башкару өчен монда кирәкле төп шартлар булдырылган. Иң мөһиме җылы, якты һәм кайнар суы булу эшчеләргә үз вазыйфаларын яхшы кәеф белән башкарырга мөмкинлек бирә. Хезмәтне саклау шартлары үтәлгән, тикшерү барышында зур җитешсезлекләр ачыкланмады, техник күзәтү уңышлы үтте.

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техник күзәтү