Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта бәрәңге басуларының мәйданнарын киметкәннәр, диде Марат Әхмәтов

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә карагада, «Республиканың бәрәңге үстерә торган районнары әлеге культура утыртылучы мәйданнарны киметә башлаган, моңа юл куярга ярамый.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бәрәңге - менә дигән бизнесны диверсификацияләү ысулы", - дип саный Марат Әхмәтов. Ул муниципаль районнар бәрәңге кырларын ике яки өч такыр киметкән мисалларны китерде. Бу - Биектау, Питрәч, Лаеш, Балтач, Кукмара, Тукай районнары.
Шул ук вакытта, эре шәһәрләр янында урнашкан районнарда һәрвакыт бәрәңге кебек ихтыяҗ зур булган яшечәне сату мөмкинлеге бар.
Министр: «Бүгенге көндә районнарда мелиорация программасы бара. Өстәвенә, су сиптерү техникасын сатып алу, шулай ук яшелчә үстерү мәйданнарын саклап калган өчен субсидияләр каралган», дип белдерде.
Фото: http://www.bankoboev.ru/samewall/NDM2MjA1/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250