Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта елдан-ел атларга игътибар арта

Берзаман кечкенә бакчаларны мини тракторлар сукалый, фермаларга азыкны техника кертеп тарата башлагач, кирәкләре калмады дип, атларга игътибар гел бетте.

Кайбер хуҗалыкларда аларның баш саны бер дистәгә дә тулмый иде инде. Әмма атсыз авыл, ат ялын тотып карамаган авыл малае була димени инде. Ат асрауга бәйле мәсьәлә республика җитәкчелеге югарылыгында күтәрелде һәм соңгы елларда безнең районда да атларга караш сизелерлек яхшырды.
Муниципаль район башлыгы карары нигезендә «Атчылык буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе»нә узган ел башланган конкурс моңа бер мисал булып тора. Аның шартлары эшләнеп, райондагы 20 күмәк хуҗалыкка җиткерелгән. Атларның гомуми баш саны, бияләр һәм алардан алынган колыннар саны, ат спорты буенча район ярышларында катнашу, нәселле атлар булдыру, ат абзарларының торышы буенча баллар куелып, җиңүче билгеләнә.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча беренче урынга һәм 50000 сумлык кызыксындыру акчасына «Татарстан» хуҗалыгы лаек булды. Тагын «Татарстан» мени дип хөсетләнәсе түгел. Атларга алардагы кебек караш бик сирәк хуҗалыкта гына. Монда ел башына 98, аннан элекке елдагыдан 14 башка артык ат бар иде. 23 колын алынган. Район Сабан туенда һәм «Республика көне»ндә ярышларда 13 ат катнашып, 10ы призлы урыннар алган.
Биредә атлар якты, уңайлы торакларда һәм кардаларда тотыла. Нәселле ярыш атлары Салавычта аерым асрала, калганнары Салавыч Сәрдегәнендә. Беренчеләрен ике атчы - Марсель Шәфигуллин һәм Рафис Сәмигуллин тәрбияли, Сәрдегәндәгесе Икрам Каюмов кулында. «Татарстан»да атлар өчен генә җаваплы итеп махсус зоотехник (Илдар Фатыйхов) һәм ветеринария табибы (Гөлназ Камилова) куелган. Узган ел районда алынган өч нәселле атның берсе шушы хуҗалыкта. (Икесе «Смәел» белән «Арборда»).

Конкурс нәтиҗәләре буенча 55,4 балл («Татарстан»ныкы 73,8 иде) җыйган «Яңа тормыш» хуҗалыгы икенче урынга һәм 30000 сум акчалата бүләккә лаек булды. Монда быел ел башына 74 ат бар иде. Узган ел районда иң күп колын - 38 баш алдылар. Ярышларда 6 атлары катнашты, призлы урыннары икәү. Атчы Марат Габделәхәтов турында атлары яныннан кайтып керми диләр.

«Кызыл юл»да быел 1нче гыйнварьга атлар «Яңа тормыш»тагыдан күбрәк - 80 баш булса да, конкурс шартлары буенча өченче урын билгеләнде һәм 20000 сум акча бирелде. Алар узган ел 29 колын алдылар. Ярышларда 5 атлары катнашты, әмма берсе дә призлы урынга чыкмады.

Конкурс игълан ителүнең дә йогынысы булмый калмагандыр, соңгы елларда күмәк хуҗалыкларда атларга игътибар арта. Ел башына «Алга»да - 67, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта - 62, «Труд»та - 60, «Бөрбаш»та - 55, «Смәел»дә - 53, «Сосна»да 51 баш ат бар иде. Атларнын иң азы - 14әр баш - Тукай исемендәге һәм «Уңыш» хуҗалыкларында. «Активист», «Борнак», «Маяк» хуҗалыкларында да алар ике дистә чамасы гына. Менә шундый хуҗалыкларның да ат үрчетүгә, авыл халкының аерылгысыз юлдашы булган атларга игътибарларын юнәлтү юнәлешендә район хакимияте тарафыннан оештырылган конкурс быел да дәвам итә. Киләчәктә җиңүчеләр сафында яңадан-яңа исемнәр күрергә насыйп булсын.

Рафис Вәлиев,
Хәлил Нәкыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250