Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта иген амбарлары әзерлегенә зур игътибар бирелә

Халкыбыз «басудагысы түгел, амбардагысы ашлык» дигән гыйбәрәнеӊ дөреслеген гасырлар дәвамында килгән тәҗрибәсенә таянып безгә житкергән һәм ул әле дә зур кыйммәткә ия.

Балтач районында да амбар хуҗалыгыныӊ яӊа уӊыш кабул итәргә әзерлеге күз уӊаеннан төшми. «Сорнай» хуҗалыгы бу эшнеӊ ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген беренчеләрдән булып аӊлап, җиӊ сызганып эшкә кереште һәм буген инде төп объектлар зур әзерлектә.
Амбар хуҗалыгы җитәкчесе, бер-ничә склад мөдире һәм күп төрле башка вазифаларны башкаручы Рәфхәт Фазыляновныӊ да бу эшкә керешүенә дә 27 ел вакыт үткән. Аныӊ белән бергә 20 елдан артык хезмәт куйган Сафиуллин Габдулла, Сабирзянов Габделнур, Зиганшин Рафаэльлар иӊгә-иӊ куеп, булсынга дип эшлиләр.
«Аларны өйрәтәсе юк, нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре беләләр, бары запас частьлар белән генә тәэмин итеп торырга кирәк», - ди Рәфхат Фазылянов. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев та егетләргә ышана, аларныӊ хезмәте турында бары уӊай фикердә. Шулай булмый ни, яӊа уӊышныӊ, киләчәк чәчү орлыгыныӊ сыйфаты алар кулында шул.
Олылар янында укучылар да, хезмәттән тәм табып, икмәкнеӊ мул табынга килүенә үзләреннән өлеш кертеп, бергәләшеп эшлиләр.
Балтач урта мәктәбенеӊ 9-10 класс укучылары Газимов Рамил, Давлетшин Рүзәл, Разимов Газиз һәм Камалетдинов Самат инде 2нче елларын шушында оператор Закиров Олег кул астында эшләп, үзләре дә тәҗрибә туплаганнар.
1 сентябрьдән соӊ амбардагы ашлык урнаштырып бетерелгәнче икенче сменага йөреп, эшләрен бетереп китәләр икән. Хезмәтеӊ булгач түләве дә чагыштырмача югары, диләр алар.
Менә шулай, эшне төпле итеп оештырганда, куйган хезмәттә калку күренә, үзеӊә дә җан тынычлыгы аласыӊ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250