Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта кырларда эш гөрли

«Сорнай» хуҗалыгында сабан культураларын чәчү төгәлләнүгә чәчүлекләрне минераль ашламалар белән тамырдан тукландырдылар.

Чәчүдә яхшы эш күрсәткән механизаторлар Николай Петров, Андрей Егоров, Владимир Ефремов, Аркадий Плотников чәчкеч агрегатлары тагылган «ДТ» тракторларында бодай, арпа басуларын ашладылар. Тракторчы Иван Кузьмин кукуруз араларын эшкәртүдә нәтиҗәле эшли.

«Якты юл»да механизатор Насих Нигъмәтҗанов «МТЗ-82» тракторында 39 гектарда бәрәңге арасын эшкәртеп чыкты. Инде икенче катына керергә әзерләнә. «МТЗ-80» тракторында эшләүче Илдар Әшрафҗанов кукуруз чәчүлекләренең арасын эшкәртә.

«Кама» хуҗалыгында чәчүлекләрнең 1385 гектары чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртелде. Механизаторлар Илһам Шакиров, Айдар Вәлиуллин бу агротехник чараны куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, сыйфатлы итеп башкаралар.

«Активист»та да чәчүлекләрдә корткычларга, чүп үләннәргә каршы көрәшкә даими игътибар бирелә. Бу җаваплы һәм мөһим эш механизатор Евгений Кондратьевка йөкләнгән. Ул барлык таләпләрне үтәп, 1000 гектарлап басуга агу-химикатлар сиптергән инде.

«Алга»да 630 килограмм витаминлы үләннәр, 772 килограмм яфрак тупланган. Бу - районда иң югары күрсәткеч. Хуҗалыкта эшләүче һәр кешегә билгеле бер күләмдә кычыткан, юкә миллеге бәйләп китерү өчен задание җиткерелгән. Аны үтәүгә хуҗалыкның һәр авылында яшәүчеләр җаваплы карыйлар. Витаминлы үләннәр һәм яфрак азык бәйләмнәре Югары Шубан, Ярак-Чурма фермаларында күләгәдә киптерелә. Яшь бозауларга гына түгел, ашатсаң, сыерларга да файдасы күп аның, диләр.

«Бөрбаш»та районда башлап печән прессладылар. Үләннәрне механизатор Рәсим Нигъмәтҗанов чапкан. Газинур Хәкимуллин, Хәниф Минһаҗев агрегатлары җыеп пресслаганнар. Алан фермасына 70 тонна яхшы сыйфатлы печән кайтарылган.
Фото: http://agroinfo.by/na-yuge-belarusi-startovali-vesenne-polevye-raboty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250