Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта "Сельхозснаб" ширкәте ачылды

Билгеле, беренче чиратта кешене бәя кызыксындыра, ләкин без сыйфат ягына зур өстенлек бирәбез...

Балтач бистәсендә 20 апрельдә Себер тракты урамында тантаналы рәвештә "Сельхозснаб" оешмасы ачылды. Әлеге тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, республикакүләмендә “Сельхозснаб” предприятиесенең директорлар советы рәисе, техник фәннәр кандидаты Фәнис Хәмзә улы Гатин һәм районның авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре, белгечләре һәм оешма-ширкәт директорлары катнашты. 

Балтач районы территориясендә әлеге предприятиенең ачылуы күптән көтелгән бүләк булды. Чөнки биредә авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьлар алып кайтып сатачаклар. Авыл хуҗалыгы районы буларак, әлбәттә, без мохтаҗ идек дияргә була. Чөнки бу зур оешманың республикада Байлар Сабасында, Апас, Алексеевск, Түбән Кама, Биектау, Әлмәт, Мамадыш кебек районнарында филиаллары эшләп килә иде инде. Нигездә, безнең райондашлар запас частьлар кирәк булганда Биектау районының Киндеридә урнашкан оешмасына мөрәҗәгать итте. 

Балтачта ачылган бу яңа оешмага директор итеп хезмәт тәҗрибәсе зур булган Ирек Мөхәммәтхан улы Хаҗиев билгеләнде. 

Район башлыгы һәм килгән кунаклар кызыл тасманы кисеп, яңа объект белән танышып чыктылар. "Биредә әлегә ассортимент тулы күләмдә түгел, тиздән авыл хуҗалыгы машиналарының барлык төрләре өчен дә җиһазлар сатып алырга, шулай ук заказ биреп кайтартырга да мөмкин булачак. Билгеле, беренче чиратта кешене бәя кызыксындыра, ләкин без сыйфат ягына зур өстенлек бирәбез. Үзебезнең илдә җыелган техникалар һәм чит илдән кайтартылганнары өчен дә запас частьлар булачак", - дип ышандырды Фәнис Хәмзович. 

- Тиздән кыр эшләренә керешеп китәбез. Анысы тәмамлануга терлек әзерләү чоры башлана, урып-җыю эшләре китә... Нигездә, безнең районда Полесье, Дон, Магдон комбайннары эшли. Алар өчен кирәкле бар җиһаз да булачак инде, алайса?! - дип кызыксынды район башлыгы Рамил Нотфуллин да. 

"Сельхозснаб" оешмасына алга таба районыбыз хуҗалык-предприятиеләренә һәм халкына уңышлы гына хезмәт күрсәтергә язсын. Хәерле сәгатьтә булсын!

https://vk.com/album-122979932_25308991437

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: склад

2
X